Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күмәк көч белән

Иске Сережкино авылы зиратында карлы-яңгырлы көннәрдә кабер казыганда кереп ышыклану һәм төрле кирәк-яракны саклау өчен кечкенә генә бер бина 1976 елда ук төзелгән иде. Билгеле, хәзер ул таушалды, бүрәнәләре череде. Иске Сережкино халкы монда яңа өй төзергә ниятләде һәм 2013 елда бу максатка акча җыю башланган иде. Авылыбыз зур түгел,...

Иске Сережкино авылы зиратында карлы-яңгырлы көннәрдә кабер казыганда кереп ышыклану һәм төрле кирәк-яракны саклау өчен кечкенә генә бер бина 1976 елда ук төзелгән иде. Билгеле, хәзер ул таушалды, бүрәнәләре череде. Иске Сережкино халкы монда яңа өй төзергә ниятләде һәм 2013 елда бу максатка акча җыю башланган иде. Авылыбыз зур түгел, бары 100 кеше яши. Шулай да былтыр 56200 сум җыелды. Бу акчага 4х5 м. зурлыктагы бура һәм такталар сатып алдык.


Акча җыю быел да дәвам итте, тагын 45900 сум тупланды, аны да төзелеш материаллары сатып алуга тоттык. Шулай итеп, уртак тырышлык белән 10 көн эчендә зиратта зур булмаган өй бастырып куйдык. Бу изге эшкә зур өлеш керткән төзүчеләр Николай Ермишов, Константин Ермишов, Петр Раивский, Аркадий Корнилов, Григорий Егоровларны, аеруча үзенең чираттагы ялын шуңа багышлаган Андрей Липатовны билгеләп үтәсе килә. Авылның 80 яшьлек картлары Николай Ермишов белән Виктор Портнов мич чыгардылар, Михаил Свежухин ишек-тәрәзәләрне куйды. Хатын-кызлар өйне җылыттылар. Төзелеш барышында Надежда Ермишова кассир вазифаларын үз өстенә алды.

Изге эштә катнашкан барлык авылдашларга да зур рәхмәт җиткерәбез.

Евгений Илюхин.

Иске Сережкино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined