Чирмешәндәге күлгә су тутырырлармы?
Район үзәгендәге парктагы күлнең суы бик азайган, төбендә генә калган. Парк үзе бик матур, төннәрен аеруча. Күлне су белән тутырсалар анда тагын да ямьлерәк булыр иде.
Редакциягә шундый гозер белән мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге сорауга район инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов болай җавап бирде: “Күл шуннан ерак булмаган чишмә суы белән тукланып тора, яңгыр һәм кар сулары хисабына да тулылана. Быел аның суы нык кимүенең сәбәбе -яңгырлар аз булу. Күлгә каяндыр су тутыру планлаштырылмый. Былтыр да су кудырмадык.”
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев