Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Барысы өчен дә рәхмәт, Любовь Николаевна!

Кайчандыр олы тормыш юлына басканда туры юл күрсәткән укытучыларга рәхмәт хисе һәрберебезнең күңелендә сакланадыр ул. Шундый эчтәлектәге язманы безгә 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 2000 нче елгы чыгарылыш укучысы Денис Плотников язып җибәргән. Хат авторы юридик белемгә ия, Самара шәһәрендә яши һәм эшли. Үзенең яраткан укытучысы Любовь Николаевна Асабина турында...

Кайчандыр олы тормыш юлына басканда туры юл күрсәткән укытучыларга рәхмәт хисе һәрберебезнең күңелендә сакланадыр ул. Шундый эчтәлектәге язманы безгә 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 2000 нче елгы чыгарылыш укучысы Денис Плотников язып җибәргән.

Хат авторы юридик белемгә ия, Самара шәһәрендә яши һәм эшли.
Үзенең яраткан укытучысы Любовь Николаевна Асабина турында ул болай дип яза: Любовь Николаевна - минем тормышта зур эз калдырган беренче һәм иң яраткан укытучым. Безнең, заманында беренче сыйныф укучыларының, билгесез, бераз серлерәк тә тоелган дөньяга - мәктәп дөньясына аяк басуыбыз бүгенгедәй күз алдында.
Укуда беренче адымнар җиңел бирелмәде. Авырлыкларны җиңәргә беренче укытучыбыз ярдәм итте. Аерым кешеләргә генә хас ныклык, таләпчәнлек белән ул безне укырга, язарга, мәсьәләләр чишәргә өйрәтте. Тирә-юньне өйрәнүдә беренчел белемнәрне дә ул бирде. Любовь Николаевна бездә белемгә омтылыш уятты. Укытучы яныбызда булганда, үзебезне ышанычлы тоя идек. Экскурсияләр, походларга йөрдек, ул кызыклы вакыйгалар сөйли иде. Остазыбыз һәрвакыт безгә ярдәмгә әзер торды. Авырып китсәк, безнең өчен борчылды, туган көннәребездә котларга онытмады. Класс кабинетын матурлау өчен дә ул вакытын кызганмады, кызыклы конкурслар, бәйрәмнәр оештыруга да оста булды. Теге яки бу предметны үзләштерә алмаган укучыларны да әти-әниләренә әйтми генә күтәрергә тырышты. Тырышлыгы бушка китмәде - нәтиҗәләр күз алдында иде.
Беренче укытучыбыз безне укымышлы, итагатьле кешеләр итеп тәрбияләүгә күп көч куйды. Без аның акыллы киңәшләрен әле дә онытмыйбыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, Любовь Николаевна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан