Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Барын да белеп торабыз

Туган яктан еракта яшәсәк тә, райондагы, авылдагы яңалыклар белән гел кызыксынып торабыз. Районның һәм "Безнең Чирмешән" район газетасы сайты ачылуы безнең өчен сөенеч булды. Себердә, Сургутта яшәп тә, без хәзер туган яктагы бөтен яңалыклардан хәбәрдар. Авылга шалтыратып: "Сездә шул булган икән?" - дигәч, туганнар, аптырап: "Бездән алдан ничек белдегез?" -...

Туган яктан еракта яшәсәк тә, райондагы, авылдагы яңалыклар белән гел кызыксынып торабыз.


Районның һәм "Безнең Чирмешән" район газетасы сайты ачылуы безнең өчен сөенеч булды. Себердә, Сургутта яшәп тә, без хәзер туган яктагы бөтен яңалыклардан хәбәрдар. Авылга шалтыратып: "Сездә шул булган икән?" - дигәч, туганнар, аптырап: "Бездән алдан ничек белдегез?" - дип гаҗәпләнәләр. Бөтен яңалыклар район газетасы сайтында бар. Кем кунакка килгән, нәрсәләр төзелә, нинди чаралар үткәрелгән, эшмәкәрләрнең эшчәнлеге, спорт ярышлары - барысы турында да укып барабыз. Минемчә, сайт булдырып бик яхшы эшләгәнсез. Теләгем дә бар - фоторәсемнәрне күбрәк урнаштырсагыз иде, бу башкалар өчен дә кызыклы булыр.

Миндар Әгъләмов.
Сургут шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев