Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ут белән шаярмыйлар

Агымдагы елның беренче яртысында безнең районда 7 тапкыр ут чыгу очрагы теркәлгән (былтыр шул чорда - 9). Янгын вакытында иң мөһиме - югалып калмаска. Янгын чыгу турында 01 яисә 2-57-01 телефоннары буенча хәбәр итәргә. Янгын сүндерүчеләргә торак пунктның, урамның исемнәрен, йорт номерын төгәл әйтергә кирәк. Шулай ук нәрсә янганын да...

Агымдагы елның беренче яртысында безнең районда 7 тапкыр ут чыгу очрагы теркәлгән (былтыр шул чорда - 9).

Янгын вакытында иң мөһиме - югалып калмаска. Янгын чыгу турында 01 яисә 2-57-01 телефоннары буенча хәбәр итәргә. Янгын сүндерүчеләргә торак пунктның, урамның исемнәрен, йорт номерын төгәл әйтергә кирәк. Шулай ук нәрсә янганын да аңлатырга тырышыгыз.

Яныгызда телефон булмаса һәм өйдән яисә квартирадан чыга алмасагыз, тәрәзәләрне ачып, ярдәмгә чакырыгыз.

Янгын зур булмаган очракта аны кул астындагы әйберләр (одеял, тыгыз тукымадан тегелгән кием, су һәм башкалар) белән сүндереп карарга.

Тормышыгызны, сәламәтлегегезне һәм йортыгызны уттан саклап калу өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим: бер розеткага берничә электр җиһазы тоташтырмаска, электр приборларын кабызып, янып торучы мичләрне, газны күзәтүсез калдырмаска, балаларга ут белән уйнарга юл куймаска, сүндерелмәгән тәмәкене теләсә кайда ташламаска.

Җәй көне һәр йортта янгын сүндерү өчен кирәк - ярак, су тутырган сыешлык булуы да мөһим.

Фәрит Яруллин,
Чирмешән районы буенча күзәтчелек бүлекчәсе инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X