Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Суга ашыгып кермәгез

1 июньнән коену сезоны башлана гына әле, әмма майның соңгы көннәрендә республика сулыкларында дүрт кешенең гомере өзелгән дә, шуларның берсе - бала. Быел сулыкларда 16 кеше үлгән (үткән елның шул чорында ике кешегә күбрәк булган). 2013тә безнең районда да бер кеше суда батты. Еш кына мондый бәхетсезлек очрагы спиртлы эчемлекләр...

1 июньнән коену сезоны башлана гына әле, әмма майның соңгы көннәрендә республика сулыкларында дүрт кешенең гомере өзелгән дә, шуларның берсе - бала.

Быел сулыкларда 16 кеше үлгән (үткән елның шул чорында ике кешегә күбрәк булган). 2013тә безнең районда да бер кеше суда батты.
Еш кына мондый бәхетсезлек очрагы спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле килеп чыга.
Сулыкларда халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү, сәламәтлекләрен һәм тормышларын кайгырту дәүләт сәясәтенең аерылгысыз бер өлеше. Җаваплы органнарга, җирле үзидарәләргә вакытында тиешле чаралар күрү зарур. Барлык җирле үзидарә җитәкчеләре дә үз территорияләрендәге сулыклар янына су коенырга ярамаганлыкны кисәтүче аншлаглар куярга, профилактик төркем оештырып, су буйларында патруль күзәтүе булдырырга бурычлы.
-Бездә су керү өчен махсус урыннар юк,- ди ТР гражданнар оборонасы бүлегенең әйдәүче белгече Мирзагали Мирзаянов. - Коенырга уйласагыз, төбе комлы, суга сөзәкләп керүче куркынычсыз урын сайларга кирәк. Су буйларында балаларны игътибарсыз калдырмагыз.
Һәркем су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Таныш булмаган урында суга чуммаска, ялгызың һәм шулай ук аек булмаган хәлдә суга кермәскә кирәк. Су коену өчен иң кулай вакыт - иртә яки кич, чөнки бу вакытта кояш сугу куркыныч аз. Кояш астында озак кызынганнан соң да кисәк кенә суга керергә ярамый.
Ялларыгыз бәхетсезлек очрагы белән тәмамланмасын өчен, су буйларында сак һәм игътибарлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X