Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Шәфәгать Салиховның кайчан җирләнәчәге мәгълүм булды

Танылган баянчы Шәфәгать Салихов бүген туган ягы – Азнакай районы Татшуган авылында җирләнәчәк

Танылган баянчы Шәфәгать Салихов бүген туган ягы – Азнакай районы Татшуган авылында җирләнәчәк. Бу хакта  "Татар-информ"  хәбәрчесенә җырчы Ринас Әхмәтов хәбәр иткән.

“Мамадыштагы моргтан Чаллыга “Тәүбә” мәчетенә алып кайттылар. Чаллы халкы белән озаттык. Азнакай районы Татшуганга алып кайтып җирлибез”, - дип сөйләгән ул.

“Тәүбә” мәчетендә мәрхүмне юганнар һәм шунда ук аның рухына җеназа укылган.

Ринас Әхмәтов ЮХИДИ хезмәткәрләре сүзенә таянып сөйләгәнчә, кичә 19 сәгать 15 минутлар тирәсендә Казаннан кайтып барганда, Шәфәгать Салихов агач төягән йөк машинасы артына килеп керә. “Тормоз юлы 15 метрлап булган дип әйтәләр”, - дигән җырчы.

Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев