Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминка ветеранын газетага яздырганнар

Шешминка авылында яшәүче Авдотия Бастылевага бу атнада кунаклар килеп китте. Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчелеге аңа икенче яртыеллыка район газетасына – “Наш Черемшан”га язылу квитанциясе тапшырды һәм бер арба утын китерергә вәгъдә итте.

Авдотия Павловна Шешминка урманчылыгында җыештыручы булып эшләгән ветеран. Туган көне 8 мартта икән, быел 83 яшен тутырган.

-Ул гомере буе авылдагы урманчылыкта эшләде. Бик ипле, тыныч кеше, - ди аның турында авылдашы, Шешминка участогы урманчысы Николай Дорофеев.

Авдотия әби Шешминка авылының Мур ягы дип аталган ягында ялгызы яши. Бу оч үзенә күрә бер җыйнак авыл сыман, кечкенә урман эченәрәк сыенып утырган йортлар. Бүген мондагы алты хуҗалыкта ун кеше гомер кичерә. Бик матур урын, тик, кызганыч, йортларга газ кермәгән. Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллинның район газетасына яздыруына ветеран бер сөенсә, җитәкченең, шушы көннәрдә утын да китерәчәкләр, дигән хәбәрен дә бик куанып кабул итте, рәхмәт белдерде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X