Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Әрсез төлке

Түбән Чегодай авылындагы бер йортка төлке кереп, хуҗалары күз алдында әтәчләрен эләктереп чыга. Берничә сәгать үтүгә ерткыч бирегә кабат әйләнеп кайткан. - Безнең йорт известь карьерына бара торган юл янында. Иртәнге дүртләр тирәсендә ят тавышка уянып китсәк, ишегалдында әтәчебез төлке куып йөри. Әйе, әйе, әтәч төлкене,- ди Түбән Чегодай авылыннан...

Түбән Чегодай авылындагы бер йортка төлке кереп, хуҗалары күз алдында әтәчләрен эләктереп чыга. Берничә сәгать үтүгә ерткыч бирегә кабат әйләнеп кайткан.


- Безнең йорт известь карьерына бара торган юл янында. Иртәнге дүртләр тирәсендә ят тавышка уянып китсәк, ишегалдында әтәчебез төлке куып йөри. Әйе, әйе, әтәч төлкене,- ди Түбән Чегодай авылыннан Гөлшат Хөсәенова.

Шуннан йорт хуҗасы сәнәк алып куркыткач, төлке урамга чыгып йөгерә. Әтәч тә очына-очына әрсез кунакны куарга булыша. Тик ул капка астыннан башын тыгуга, төлке җайлап кына кошны эләктереп тә ала.

- Ярар, әтәчнең югалуы белән килештек. Ял көне, иртәнге тугызлар тирәсендә, чәй эчеп утырабыз. Шул чакта тавыклар пырхылдаша башлады. Ни күрик, теге төлке тагын ишегалдында басып тора: тавыклар артыннан килгән. Ирем озак куркыткач, ул ашыкмый, исе китми генә бакча ягына юнәлде. Аннары да әрсез төлкене тагын әллә ничә тапкыр күрдек,- ди Гөлшат.

Чыннан да, аучылар күзәтүе буенча, районыбызда төлкеләр күбәйгән. Көзге якта алар кешеләр яши торган торакларга якыная.

"Быел 2 төлкене атып, котыру чире белән авырмыйлармы дип анализга җибәрдек. Шик расланмады", - ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Таһир Гыйниятуллин.

Төлкеләр этләргә, терлекләргә, кешеләргә ташланган очракта ветеринария табиблары үзләренә 2-51-70; 2-51-20 телефон номерлары буенча шалтыратуны сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Түбән Чегодай авылындагы бер йортка төлке кереп, хуҗалары күз алдында әтәчләрен эләктереп чыга.