Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Котырган төлкеләр корбаннар эзли

Безнең районда соңгы ике айда төлкеләр һәм йорт хайваннары арасында котыру чире йоктыруның лаборатор тикшерүләр белән расланган дүрт очрагы теркәлгән. Бәхеткә, кешеләр арасында бу чирне ияртүчеләр юк. Соңгы вакытта урманнарда төлкеләр күбәйде, алар торак пунктларда да күренгәлиләр. "Чакырылмаган кунаклар" арасында котыру чире эләктерүчеләре дә бар, алар, гадәттә, хайваннарга һөҗүм итәләр....

Безнең районда соңгы ике айда төлкеләр һәм йорт хайваннары арасында котыру чире йоктыруның лаборатор тикшерүләр белән расланган дүрт очрагы теркәлгән. Бәхеткә, кешеләр арасында бу чирне ияртүчеләр юк.


Соңгы вакытта урманнарда төлкеләр күбәйде, алар торак пунктларда да күренгәлиләр. "Чакырылмаган кунаклар" арасында котыру чире эләктерүчеләре дә бар, алар, гадәттә, хайваннарга һөҗүм итәләр. "Чирмешән агрохезмәтләре"нең Бәркәтә бүлекчәсендә котырган төлке тешләүдән зыян күргән сыер, ә Кече Чегодайда эт үлгән. Иске Котышта аткан ике төлкедә дә котыру чире булуы ачыкланган. Кешегә котыру чире хайваннар тешләү, тән тиресе тырналу, җәрәхәтләнү, тәнгә, күзләргә, борын һәм авыз куышлыкларына чирле җанварның селәгәе эләгү аша күчә һәм үлемгә китерә. Чирле хайванның баш тирәсеннән, бит, муен һәм кул бармакларыннан тешләве аеруча куркыныч. Шуңа да кыргый һәм хуҗасыз җанварлар белән контактка керүдән сакланырга, йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен үтәргә, алар чирләсә яки котыру чире билгеләре күренсә, кичекмәстән ветеринария учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кешеләрдә котыру чирен профилактика прививкалары ясау юлы белән генә кисәтеп була, аның нәтиҗәлелеге медицина учреждениесенә никадәр тизрәк мөрәҗәгать итүгә бәйле.

Рәмзия Нигъмәтуллина,
ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Чирмешән бүлеге врач-эпидемиологы ярдәмчесе.

Редакциядән. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Таһир Гыйниятуллин хәбәр итүенчә, Бәркәтәдә, Кече Чегодайда һәм Иске Котыш авылының Чапаев урамында, хайваннарда котыру чире ачыклану сәбәпле, ТР Президенты карары белән карантин кертелгән. Әлеге территорияләрдән йорт хайваннарын сату, аларны читкә чыгару тыела. Шулай ук чир йоктырган яки чирле дип шикләнгән терлекләрне иткә суярга, аларның итен сатарга, сөтен эчәргә, хәтта малларга эчертергә дә ярамый. Сәламәт дигән терлекләрнең сөте дә пастеризацияләнергә тиеш. Терлек тиресен читкә чыгарганда да дезинфекцияләү таләп ителә. Үлгән төлкеләрнең тиреләрен салдыру һәм сату да катгый тыела. Әгәр дә котыру чиренең яңа очраклары ачыкланмаса, карантин 2 айдан соң бетерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined урманнарда төлкеләр күбәйде

2
X