Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Каска гына димәгез

Төзелеш объектлары түбәсендә эшләгәндә кайберәүләр саклану каешларын тагуны бөтенләй санга сукмый. Биеклектән егылып төшү белән бәйле фаҗигаләр хакында ишеткәләп торабыз, югыйсә. Яисә, тиеш булса да, эшчеләр каска киеп эшләми. Хезмәт куркынычсызлыгы белән бәйле шундыйрак кагый­дә бозуларны, эштә бәхетсезлек очрак­­ларын булдырмау максатында, районда төзелгән координацион совет эш шартларын даими тикшереп тора....

Төзелеш объектлары түбәсендә эшләгәндә кайберәүләр саклану каешларын тагуны бөтенләй санга сукмый.

Биеклектән егылып төшү белән бәйле фаҗигаләр хакында ишеткәләп торабыз, югыйсә. Яисә, тиеш булса да, эшчеләр каска киеп эшләми. Хезмәт куркынычсызлыгы белән бәйле шундыйрак кагый­дә бозуларны, эштә бәхетсезлек очрак­­ларын булдырмау максатында, районда төзелгән координацион совет эш шартларын даими тикшереп тора.
Әлеге уңайдан таләп­ләр күп инде ул. Әйтик, гади генә әйбер: кайнар асфальт янында эшләүче юлчылар кулларына бияләйләр кияргә тиеш - пешмәс өчен. Яисә, төзелеш барган объектны һәм аның территориясен чүп-чардан арындырып тору зарур. Монысы янгын куркынычсызлыгы белән бәйле. Эшләгәндә аяк астың чиста булмаса аркылы яткан бүрәнәгә абынып егылуың да бар бит әле.
-Координацион совет объектларда техника куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен күзәтә. Алар үтәлмәгән очракта, без җәзага тартмыйбыз, ә җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәш бирәбез, -
ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.- Бу уңайдан безгә, районда төзелеш эшләре алып бара торган "АрСтрой" җәмгыятенең (Казан) эшне яхшы оештыруы ошады. Үзегез күреп торгансыздыр, Чирме­шәндә мәдәни үзәк төзегәндә, алар объектларын әүвәл койма белән тотып алдылар. Төзелеш барган, техникалар, краннар эшләгән урынга бала-чага, чит кеше кереп йөрмәде. Яңа Чишмәнең "Строитель" җәмгыятедә Кармышта мәдәният йортын ремонтлаганда техника куркынычсызлыгына игътибар итеп эшләде. Райондагы юлчылар оешмаларының техника куркынычсызлыгына, хезмәткәрләрен махсус эш киемнәре белән тәэмин итүгә җитди караулары мактауга лаек. Югары Кәминкәдәге "Ильхан" җәмгыятенең төзелеш объектларында да бу уңайдан тәртип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саклану каешлары каска