Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кармышта - яхшы, Бәркәтәдә - начар

2014 елның беренче яртысында газета - журналсыз каласыгыз килмәсә, ашыгыгыз! Басмаларга заказ карточкасы тутыру өчен бер айдан да азрак вакыт калып бара. Кармыш элемтә бүлекчәсе начальнигы Минзилә Минһаҗева әйтүенчә, биредә план инде 70 процентка үтәлгән. Пенсионерлар һәм укытучылар иң актив абүнәчеләр икән. Фәридә Юнысова, Гөлия Гатина, Гөлшат Шәмгунова, Сабит Әхмәтҗановлар...

2014 елның беренче яртысында газета - журналсыз каласыгыз килмәсә, ашыгыгыз! Басмаларга заказ карточкасы тутыру өчен бер айдан да азрак вакыт калып бара.

Кармыш элемтә бүлекчәсе начальнигы Минзилә Минһаҗева әйтүенчә, биредә план инде 70 процентка үтәлгән. Пенсионерлар һәм укытучылар иң актив абүнәчеләр икән. Фәридә Юнысова, Гөлия Гатина, Гөлшат Шәмгунова, Сабит Әхмәтҗановлар ел да 5-7 төрле газета - журналга заказ бирәләр.
-Кармыш һәм Яшәүче авылларында бүген 91 гаилә "Безнең Чирмешән" газетасын өенә алдырып укый. Бу безнең планның өчтән бере чамасы, - ди бүлек начальнигы, хат ташучы да булып эшләүче Минзилә Минһаҗева. - Заказ карточкаларын коллективларга барып та, пенсия таратканда да тутырам.
Иске Элмәле элемтә бүлекчәсе дә алдынгылар арасында. План буенча 382 данә матбугат басмасына заказ тутырырга тиеш булсалар, 260лап заказ кабул ителгән дә.
-Һәр гаилә диярлек район газетасы алдыра,- ди элемтә бүлеге начальнигы һәм үзе үк хат ташучы да Маргарита Захарова. -Пенсионерка Роза Кузнецова 11 төрле басма алдыра. Сергей Захаров, Алена Ванюшина, Татьяна Овчинниковалар 7-8 газета - журналга язылдылар.
Лагерка элемтә бүлекчәсе өч авылга (Лагерка, Мордва Афонькәсе, Ишлинка) хезмәт күрсәтә. Өч авылга ике хат ташучы.
-Планны яртылаш үтәдек инде,- ди 25 ел шул өлкәдә эшләүче Зинаида Ларионова. - Валентина Егорова Ишлинка һәм Мордва Афонькәсе халкына почтаны вакытында илтеп җиткерә. Ә Лагеркада бу эшне үзем башкарам.
Һәр авылдагы кебек, биредә дә активлар бар. Ишлинкадан Николай Петряков җиде төрле басмага язылган. Лагеркадан Надежда Молякова, Светлана Дармидоновалар 5-7 газета - журнал алдыралар.
-Арада артта калучылар да бар. Бәркәтә элемтә бүлекчәсе, мәсәлән, бу өлкәдә бик сүлпән эшли,- ди район почта хезмәте участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined