Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кармышта бурычлы булырга теләмиләр

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредиттан быел гына да 162 чирмешәнле файдаланган. Алар төрле банклар аша 40 миллион 193 мең сумлык кредит акчасы алган. Бу - район буенча ун айда алынган кредитларның яртысы чамасы, ел башыннан 348 райондашыбыз 85 миллион 929 мең сумга кредит оформить иткән, 40сы аны (10 миллион 396...

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредиттан быел гына да 162 чирмешәнле файдаланган. Алар төрле банклар аша 40 миллион 193 мең сумлык кредит акчасы алган.

Бу - район буенча ун айда алынган кредитларның яртысы чамасы, ел башыннан 348 райондашыбыз 85 миллион 929 мең сумга кредит оформить иткән, 40сы аны (10 миллион 396 мең сум) ноябрь аенда гына алган.
Лашманлылар да ташламалы кредиттан еш файдалана. Ун айда 33 гаилә 6 миллион 546 мең сум кредит алган.
Без инде икенче тапкыр ташламалы кредиттан файдаланабыз,- ди Лашманнан Мөслимә Садыйкова. - 2009 елда бирелгәнен түләп бетердек һәм апрельдә 180 мең сум кредит акчасына ике сыер һәм ике тана алдык. Бүген өч баш сыер савам, сөтен сатып та акча керә. Авыл җирендә яшәгәч малсыз тора да алмыйбыз, хәзер азык, фураж табу да проблема түгел. Шәхси хуҗалыкны үстерү өчен ташламалы кредит бик кулай. Бу кадәр акчаны берәүдән дә алып торып булмый. Аны кире кайтарганда, биш ел түләгәндә, җиңдереп була.
Иске Кадида 20 кешегә барысы бергә 4 миллион 388 мең сум ташламалы кредит биргәннәр. Ә Кармышта ун айда бары бер гаилә генә мондый мөмкинлекне кулай күргән. Аңлашыла, акчаны кайтарасы да була бит.
2006 елдан бирле 2261 якташыбыз тулаем 453 миллион 200 мең сум кредит акчасы алган.
Кредитка акча алучыларның күпчелеге акчаларын терлекчелек биналары төзүгә яки үзгәртеп коруга тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев