Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

КАБАК СУЫ

Көз көне салкын тидереп авыручылар саны арта. Юеш, җиләс көнне аягы да тиз туңа, җитмәсә башка да киеп чыкмаган булсаң... Грипп вирусы да ерак йөрми, организмның какшавын сагалап кына тора. Ә без менә көздән дә, кыштан да курыкмыйбыз, грипп безгә нипочем! Чөнки без иммунитетны ныгытабыз. Моның өчен безгә зу-у-ур кабак...

Көз көне салкын тидереп авыручылар саны арта. Юеш, җиләс көнне аягы да тиз туңа, җитмәсә башка да киеп чыкмаган булсаң... Грипп вирусы да ерак йөрми, организмның какшавын сагалап кына тора. Ә без менә көздән дә, кыштан да курыкмыйбыз, грипп безгә нипочем! Чөнки без иммунитетны ныгытабыз. Моның өчен безгә зу-у-ур кабак (8 кг) һәм 1,5 кг әфлисун, 2 кг шикәр комы, саф чишмә суы, лимон кислотасы кирәк.

Кадыйр Гомәров фотосы.

Кабакның никадәр файдалы булуын берәүгә дә раслап торасы юк. Әфлисунныкын да шулай. Әмма, файдалы икәнен белә торып та, кабакны яратып бетермибез шул әле. Зур кабакның чиреген ашасаң ашап өлгерәсең, өлгермәсәң, черетеп ташлыйсың. Ә без аннан иммунитетны күтәрә торган файдалы эчемлек ясыйбыз хәзер. Әфлисун суты белән кушкач, шундый тәмле була ул. Олылар да, балалар да яратачак аны.

Кабагыгыз кечерәк яки зуррак булса, әфлисунны бераз кимрәк яки күбрәк алырга мөмкин. Әчкелтемрәкне яратучылар, әфлисунны артыграк итеп куша ала.

Кабакның кабыгын чистартып, эчен алабыз да, йомшагын шакмаклап турыйбыз. Әфлисунны бик яхшылап юып, кабыгын вак кыргычтан кырабыз һәм кабак йомшагына кушабыз. Боларны зур гына табакка салып, кабакны күмәр-күммәс кенә су өстибез дә ут өстенә куябыз. Кабак 20-30 минут чамасы пешә. Аны уттан алып, суытабыз, аннары блендер белән яхшылап издерәбез. Блендер булмаса, тукмак белән дә төеп була.

Әфлисунның сутын сыгып, кабакка кушабыз. Тәменчә шикәр комы, аз гына лимон кислотасы кушабыз. Табакны тагын утка куеп, кайнатып чыгарабыз да, ут өстендә 7-10 минут тотабыз. Аннары стреильләштерелгән банкаларга агызып, калай капкач белән томалыйбыз.

Тәмле дә, файдалы да эчемлек әзер.

Файдалы эчемлекне ашаганчы 30 минут алдан яки ашаганнан соң 40 минут чамасы узгач кына эчәргә кирәк. Көненә 3 тапкыр яртышар стаканлап 1 ай дәвамында эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев