Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Идеаль хатын буламы?

Мөгаен, барча хатыннарның да күңелен вакыт-вакыт шундый омтылыш биләп аладыр. Әмма адәм баласы ялкау. Аннан килеп кем өчен шулай тырышсын әле ул?.. Башкалабызда яшәүче, мөслимәләребез өчен "Идеаль хатын яки ашыгыч ярдәм" курслары оештыручы Гөлнара Закирова әңгәмәбезнең башында ук нәфис затларыбыз өчен ике яңалык җиткерде. Аңлашыла инде: берсе - начар, икенчесе...

Мөгаен, барча хатыннарның да күңелен вакыт-вакыт шундый омтылыш биләп аладыр. Әмма адәм баласы ялкау. Аннан килеп кем өчен шулай тырышсын әле ул?.. Башкалабызда яшәүче, мөслимәләребез өчен "Идеаль хатын яки ашыгыч ярдәм" курслары оештыручы Гөлнара Закирова әңгәмәбезнең башында ук нәфис затларыбыз өчен ике яңалык җиткерде.

Аңлашыла инде: берсе - начар, икенчесе - яхшы яңалык. Начарыннан башлыйк. Гаилә мөнәсәбәтләрендә индидер кыенлык килеп чыга икән, моңа хатыннар гаепле. Яхшысы шул: хатын-кыз берүзе генә дә мөнәсәбәтләрне җайлый ала.
- Гөлнара ханым, бу фикерне кабул итүчеләр ай-һай күп булмастыр?
- Табигый, мотлак хакыйкать, раслау түгел бу. Берничек тә һәр очракка туры килми. Әгәр ир дигәнебез эчкече, ялкау икән, аннан ни көтәсең?! Ни кызганыч, хәзер беркайчан да эшләмәгән, киләчәктә дә эшләргә җыенмаган, әти-әнисе җилкәсендә яшәүче, иренчәк, ялкау ир-егетләр катлавы барлыкка килде. Бернинди җитди, көндәлек эшкә сәләтсез малайлар үсә. Сер түгел, егетләр белән кызларны чагыштырганда, гаилә тормышы өчен туташларыбыз иртәрәк җитлегә. Гомеренең бер генә икәнлеген, тормышының каралама түгел, ап-ак бит икәнлеген аңласа, ул булачак ирен бик җентекләп сайлаячак. Кызганыч, соңгы вакытларда гаилә тормышына өлгереп бетмәгән, беркатлы кызлар да күбәя башлады. Яратам дип, берничә мәртәбә күргән кешегә кияүгә чыгалар да, кемгә кияүгә чыктым соң, дип аптырыйлар. Никах бит ул - бик җитди мәсьәлә. Иреңнең гаиләсе белән танышырга, әтисе белән әнисенең мөгамәләсен күрергә, гаиләдә кем хуҗа икәнен чамаларга кирәк. Гадәттә егетләр әтисен кабатлый. Егетеңнең гамәл-кыланышларын җиз иләктән үткәрсәң дә комачауламас. Әгәр берничә мәртәбә алдаган, сүзендә тормаган икән, димәк, ышанычлы кеше түгел, киләчәктә дә ялганлаудан тартынып тормаячак. Әгәр тотрыклы эшли, эчми, өендә куна икән, димәк, ул - яхшы ир-ат. Әлеге өч шартның берсе генә үтәлмәсә дә, шактый кыенга туры киләчәк. Бу - минимум.
Гомумән, ир-ат мие башкача корылган, фикерләве гел бүтәнчә. Көчле җенес, гадәттә, әйбер, җиһаз, техника белән эш итәргә хирыс. Шәхесара мөнәсәбәтләрне бик үк чамалап бетерми. Психология нечкәлекләрен начар белә. Хатын-кыз - тумыштан психолог, һәртөрле төсмерләрне, ишарә-ымнарны бик тиз тоемлап ала. Ирен яхшырак аңласын, балаларын тәрбияли алсын өчен, Аллаһы Тәгалә биргән аңа бу хасиятләрне.
- Ул чагында психологларның 90 проценты - хатын-кызлар, 10 проценты гына ир-ат булып чыга?
- Процент нисбәтендә ничектер, белмим. Гадәттә психологлар - хатын-кызлар. Психолог ир-атларның күпчелеге ничектер хатын-кызны хәтерләтә. Шунысы да бар: хәзер хисләрен тыя алмыйча тышка чыгара торган ир-егетләр күбәйде. Мин үзем мөселман гаиләләре, дин тотучы туташ-ханымнар белән эшлим. Белмим, мөселман булмаган гаиләләрдә хәл, бәлки, башкачадыр.
- Нигә мөселман гаиләләре белән генә эшлисез? Үзегез мөслимә булган өченме?
- Мөселманнарга Коръән белән йогынты ясап була. Алар өчен Аллаһы Тәгалә, Мөхәммәд пәйгамбәр, хәзрәти Әминә, хәзрәти Хәдичә - зур абруй! Мөселман булмаганнар өчен мондый абруйлы затлар юк. Аңлашыладыр: ханымнарыбыз белән интернетта аралашам. Курс үтүчеләр, лекцияләремне тыңлаучылар ирләреннән зарлана, төрлечә яманлый башласа, Алладан куркыгыз, көфер сүз сөйләмәгез, дип тынычландырырга тырышам. Кем кем өчен яралтылган соң: Адәм Хаува өченме, Хаува Адәм өченме? Күпләр, ир-ат минем өчен яралтылган, иркәләргә, назларга, кәефемне күрергә тиеш, дип исәпли. Чынбарлыкта Алла Хауваны Адәм өчен яралткан бит. Бәлкем кемгәдер бу сүзләрем ошап бетмәс. Мөселманнар моны тыныч кабул итә.
- Хатын-кызларыбыз, тигез хокук таләп итә торгач, арттырып җибәргәннәрен дә сизми калды.
- Дөрес әйтәсез. Чынлап та, байтак кына хатын-кыз, ирем гаиләдәге бурычларын үтәми дип, үч итеп, үз бурычларын - хатын бурычларын да үтәми башлады. Янәсе, хәзер юл куйсам, муенга менеп утырачак. Минем әлеге "Идеаль хатын яки ашыгыч ярдәм" курсы лекцияләрен тыңлаганнарның күбесе ирен гаилә учагына кайтаруга ирешә. Ире хатынының үзгәрүен, яхшыруын күрә, өйгә кайтырга ашкынып тора, җылы карашка җылылык белән җавап бирә. Моның өчен хатын-кызга бик нык тырышырга кирәк.
- Әлеге "Идеаль хатын" курсын кайчан алып бара башладыгыз?
- Бу эшкә алынуыма бер ел да юк әле. Май аенда киңәшләремне бирә башладым. Үз тормышымда, гаиләмдә дә проблемалар булды. Шул проблемаларны чишәргә, мөгамәләләребезне җайга салырга ниятләп, без бәхетле гаилә булырга тиеш дигән карарга килдем. Бик күп әдәбият укыдым, күп нәрсәне анализладым. Әлхәмделилла, бер ел эчендә ирем белән мөнәсәбәтләрем яхшырды. Күз тия күрмәсен: инде бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшибез. Хәзер ирем - иң якын кешем. Инде курсларга килгәндә, узган елның май аенда "Вконтакте" социаль челтәрендә: "Гаилә мөнәсәбәтләре җәһәтендә мөслимәләргә киңәшләр бирәм" дигән игълан урнаштырдым. Шулай миңа мөрәҗәгать итә башладылар. Әүвәл атнага бер кеше...
Ике айдан соң, шушы аралашулар, сөйләшүләр нәтиҗәсендә, адым-адым җайга салу рәвешле үз методикам барлыкка килде. Һәр мөслимә белән аерым-аерым аралаша башладым. Әүвәл бушлай иде, аннан "Идеаль хатын"ны түләүлегә әйләндердем. Аңлашыладыр: телефон аша аралашабыз. Германиядән, Төркиядән шылтыратучылар булды (шунда яшәргә күчеп киткән ватандашларыбыз). Унбишләп кеше җыелгандыр. Алар белән ике атна дәвамында һәр көнне аралаштык. Алар зарлана, мин башларындагы "таракан"нарын эзлекле рәвештә, көнләп юк итеп барам. Өч кенә мөслимәнең килеп чыкмады. Бер очракта ире сөяркәсенә киткән, гомумән, исламнан читләшкән, эчә, казинога йөри башлаган иде. Икенче очракта үзе тырышмады, иренде. Аның белән гаҗизләнүем, гасабилануым... Өченче очракта аларның фикер сөрешләре бик нык аерыла иде. Ире югары белемле, ә ул нигездә көнкүреш мәсьәләләре белән генә мәшгуль, кыскасы, мәнфәгатьләре төрле. Ул мөнәсәбәтләрен җайлады, ире аңа яхшырак карый башлады. Тик кеше үз кабыгыннан чыга алмый инде. Шуңа күрә ире интернеттан үзенә икенче хатын эзләп тапкан. Һәрхәлдә ул бик тырышты, үзен шактый нык үзгәртте.
Шушылай ярты еллап эшләгәннән соң, мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде, өлгерә алмый башладым. Шуңа күрә "WhatSapp"та аудиоязмалар яздырып, төркемнәр туплауга керештем. Хәзер менә ноябрьдән башлап, дүрт ай эчендә ике меңләп кеше бу курсларны узды-тыңлады. Бу курста унөч көн, көнгә яртышар сәгать лекция. Һәркем тыңлап сеңдерсен өчен, шулай азлап-азлап сабак бирәм. Анда өй эшләре дә бирелә. Дөрес, бөтенесе өй эшләрен эшлим әле дип ашкынып тормый. Кайберәүләргә ошамый, үзләрен үзгәртәселәре килми. Югыйсә, калыплашкан күзаллауларыгызны, карашларыгызны үзгәртергә, кирелегегезне җиңәргә туры киләчәк, дип кабатлап торам. Чынлап та, феминизмың белән унбиш, егерме, утыз ел яшәгәч, үзгәрү кыен. Бөтен хикмәт - феминизмда! Бик читен булса да, дүрт-биш кенә кеше баш тартты.
Күбесе, нишләп мин боларны ун-унбиш ел элек белмәдем икән, дип авыр сулый. Беренче, икенче көнне елап шылтыратучылар аеруча күп була. "Син кайда идең соң?!" - диләр. Менә шулай тәүбәгә килеп, илле проценты тәкъдимнәремнең барысын үти башлый. Яртысы, балаларым кечкенә, вакытым кысан, дип яки башка сәбәпләр табып, кушканнарны үтәүне кичектереп килә. Алда әйткән, шундук ризалашканнарның 90 проценты бөтенесен диярлек кабул итә. Вакытлыча гына түгел, гомерлеккә үзеңне үзгәртергә кирәк, дип мин гел кабатлап торам. Инде араларны яхшырттым дип тынычланып калырга ярамый. Мәхәббәт ул - шундый нәрсә: теләсә кайсы көнне китәргә, сүнәргә мөмкин. Гөлне сугарган кебек, аны көн саен карап-багып торырга кирәк. Бәхетле гаилә - тырыш хезмәт нәтиҗәсе ул.
- Ир-ат та күпмедер күләмдә тырышырга тиештер, дип әйтергә мөмкин нәфис затлар.
- Әлбәттә, шулай. Ире дә җавапсыз калмаска тиеш. Хәер, хатыны тырышса, җавапсыз калмый ул. Алдарак әйттем ич инде. Әгәр өч шартны үтәсә: тотрыклы эшләсә, эчмәсә, өйдә кунса, бәхетле гаиләгә әзер инде ир-ат. Ни өчен мөгамәләләр бозыла соң? Яңа өйләнешкән вакытта барысы да яхшы, матур була. Әмма тора-бара мөнәсәбәтләр бозыла. Чөнки алдан бер-берсе турында белешмиләр, сорашмыйлар. Ислам буенча гаилә корырга уйлаган кешең турында өченче затлардан, әйтик, күршеләреннән сораштырырга кирәк. Бөтенесен сөйләп бирәчәкләр. "Вконтакте" челтәренә кереп, аның дуслары, танышлары хакында да бик күп мәгълүмат алырга мөмкин (хәзер яшьләрнең күбесе шунда теркәлгән).
Рәшит МИНҺАҖ
http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөлнара Закирова мөселман гаиләләре хатыннар