Чирмешәннең “Кояшлы” лагеренда профиль смена эшли
Районның “Кояшлы” ял лагеренда өченче сменада ял итүче балалар кунаклар кабул итте – лагерьда “Ачык ишекләр көне” узды.
Чарада “Алдынгылар хәрәкәте” төбәк бүлекчәсенең территорияләр белән эшләү бүлеге башлыгы Гөлфия Абдуллина катнашты. Казан кунагының килүе юкка гына түгел, чираттагы профиль сменада ял итүчеләрнең күпчелеге “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары.
-Лагерь бик матур җиргә урнашкан, биредә кызыклы һәм файдалы ял итү өчен барлык шартлар да бар. Каникулларыгыз имин үтсен, көч туплап, яңа уку елында “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укыгыз, - диде Гөлфия Таһир кызы.
Казан кунагы оештыручыларга һәм вожатыйларга “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Чараны ачу тантанасында кунакларны һәм ял итүче балаларны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галеева да сәламләде.
Бу сменада дүрт отрядта 54 бала ял итә. Очрашуда һәр отряд үзен презентацияләде, иҗади номерлар күрсәтте. 31 июльдә башланган сменаның күп өлеше узып та китте. Бу вакытта һәр отряд, яшерен тавыш бирү юлы белән, иң актив укучыларны билгеләде, бәйрәм барышында алар да бүләкләнде.
Гөлфия Абдуллина балалар белән шәп очрашу оештырды. Ул ял итүчеләр белән әңгәмә корды, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар таптылар. Мастер-класс барышында да күп файдалы мәгълүмат алдылар.
-Лагерь “Алдынгылар хәрәкәте” программасы буенча эшли, һәр көнне бер юнәлеш буенча чаралар уза, - диде “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлеге җитәкчесе Гөлшат Җамалтдинова.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев