Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чумадан сакланыйк

Краснодар краенда, Тверь, Волгоград, Тула, Новгород өлкәләрендә, карелия, Калмыкия республикаларында дуңгызларда африка чумасы чире теркәлгән. Исемлектән күренгәнчә, чума бер-берсеннән еракта урнашкан төбәкләрдә килеп чыккан. Ул дуңгыз асрау һәм аның продуктларын саклауның санитар кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле тиз тарала. Африка чумасы белән дуңгызлар һәм кабаннар гына авырый. Ә кешеләр, йорт һәм кыргый...

Краснодар краенда, Тверь, Волгоград, Тула, Новгород өлкәләрендә, карелия, Калмыкия республикаларында дуңгызларда африка чумасы чире теркәлгән.


Исемлектән күренгәнчә, чума бер-берсеннән еракта урнашкан төбәкләрдә килеп чыккан. Ул дуңгыз асрау һәм аның продуктларын саклауның санитар кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле тиз тарала.

Африка чумасы белән дуңгызлар һәм кабаннар гына авырый. Ә кешеләр, йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар, кимерүчеләр, бөҗәкләр аны таратучылар булып торалар.

Районда 10 авыл хуҗалыгы җәмгыятендә - 3912, 27 торак пунктта, 861 йортта 3884 баш дуңгыз асрала.

Африка чумасы безгә дә үтеп кермәсен өчен, районда комплекслы план эшләнде. Дуңгызчылык белән шөгыльләнүче предприятиеләр җитәкчеләре, шулай ук шәхси хуҗалыкларында дуңгыз асраучылар түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш:

- дуңгызчылык предприятиеләрендә малларны "ябык" режимда асрарга, территориягә читләрне һәм шулай ук кыргый хайваннарны кертмәскә;

- шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә дә дуңгызларын иректә йөртү тыела;

- дуңгызларга даими рәвештә тиешле прививкаларны ясатырга;

- дуңгызлар асралучы биналарны һәм дуңгызларны кимерүчеләргә һәм кан эчүче бөҗәкләргә каршы препаратлар белән эшкәртергә;

- дәүләт ветеринария берләшмәләре белән килешмичә дуңгызлар сатып алмаска;

- термик эшкәртү үткәрелмәгән азык бирмәскә;

- дуңгызлар арасында чир, үлем яки шикләнүләр булган очракта, кичекмәстән район дәүләт ветеринария берләшмәсенә 2-51-70;2-28-20 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк.

Рөстәм Мостафин,

район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined дуңгызларда африка чумасы

2
X