Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә танк та бар

Район үзәгендәге Мәңгелек ут янәшәсендә яңа тарихи экспонатлар барлыкка килде. Хәрби техниканы (БТР-70, Т-72 танкы, БМП-1) безгә Төмән белән Екатеринбург арасында урнашкан Елань шәһәреннән алып кайтканнар. 1150 километр араны алар тимер юл составында үткән. Ә инде Шенталадан Чирмешәнгә бу техниканы махсус машиналар ярдәмендә күчергәннәр. 12 тонналы БТР- 70, 13 тонналы...

Район үзәгендәге Мәңгелек ут янәшәсендә яңа тарихи экспонатлар барлыкка килде.


Хәрби техниканы (БТР-70, Т-72 танкы, БМП-1) безгә Төмән белән Екатеринбург арасында урнашкан Елань шәһәреннән алып кайтканнар. 1150 километр араны алар тимер юл составында үткән. Ә инде Шенталадан Чирмешәнгә бу техниканы махсус машиналар ярдәмендә күчергәннәр. 12 тонналы БТР- 70, 13 тонналы БМП-1 постаментка урнаштыру ансат булмаган, ә инде 41 тонналы танкны күтәреп кую өчен махсус кран да чакыртырга туры килгән.

Бу эшләр район башлыгы Наил Зарипов инициативасы һәм ярдәме белән башкарылды.

ТР хәрби комиссариатының райондагы бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин әйтүенчә, монда тагын ике пушка куелачак (берсе бар инде). Шулай ук бу территорияне дә төзекләндерү буенча эш дәвам итәчәк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined