Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында мәдәният йорты, ФАП, күпфункцияле үзәкләр төзеләчәк

2014 елда авылларда яңа суүткәргечләр сузу белән генә чикләнмичә, урамнарга яктырткычлар да куелачак. Бу максатларга һәр районга бишәр миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге эш республиканың быелгы төзелеш һәм капиталь ремонт программасына тагын бер яңа пункт буларак өстәлгән. Яктырткычлар иң элек мәктәп, кибет, фельдшер-акушерлык пунктлары янында урнаштырылачак. Безнең районда быел...

2014 елда авылларда яңа суүткәргечләр сузу белән генә чикләнмичә, урамнарга яктырткычлар да куелачак. Бу максатларга һәр районга бишәр миллион сум акча бүлеп бирелгән.


Әлеге эш республиканың быелгы төзелеш һәм капиталь ремонт программасына тагын бер яңа пункт буларак өстәлгән. Яктырткычлар иң элек мәктәп, кибет, фельдшер-акушерлык пунктлары янында урнаштырылачак.

Безнең районда быел Иске Үтәмеш, Лашман, Әмир, Кармыш, Яшәүче, Күтәмә, Түбән Чегодай, Кызыл Яр, Сосновка авылларында яктырткычлар кую планлаштырыла. Агымдагы елда Яшәүчедә су челтәрләре үзгәртеп корылачак. Биредә 3 миллион 500 мең сумлык эш башкару күздә тотыла, район үзәгендәге суүткәргечләргә реконструкция ясау да программага кертелгән.

Элеккеге "Татфондбанк" бинасы 60 урынлы балалар бакчасы итеп үзгәртелә, моңа 19 миллион сум акча бүленә.

Быел тагын бер модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Ул Әккәрәйдә булачак. Түбән Кармалка һәм Югары Чегодай ФАПларында 100әр мең сумга капиталь ремонт үткәрү каралган.

-2014 елда казанкалылар яңа клублы, ә Иске Сережкино халкы күпфункцияле үзәкле булачак. Бу объектларга тугызар миллион сум акча бирелә,- ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең әйдәүче белгече Румия Сабирова.

Быел Бәркәтә һәм Иске Үтәмеш мәктәпләре дә капиталь ремонтланачак, биредәге фельдшер-акушерлык пунктлары мәктәп бинасына күчереләчәк.

Җәйгә Ульяновка, Бәркәтә, Ивашкино авылларында һәм район үзәгендә тагын ике урында спорт мәйданчыклары ясау планлаштырыла.

Бу объектларда төзелеш эшләрен алып барачак төзүчеләр билгеле, көннәр җылыту белән алар эшкә керешәчәк.

Үткән ел районда 11713 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (план 122 процентка үтәлгән). 2014 елда 10300 квадрат метр торак төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан