Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Авыл урамнары яктырачак

Республикада авыл урамнарын яктырту буенча махсус программа эшли башлый. Сер түгел, районыбызның кайбер авылларында яз-көз кичен урамда атлый торган түгел - караңгы. Яктырткычлар я үзәк урамнарда гына яна, яисә алар бөтенләй дә юк. Булганнары сафтан чыккан, ремонт таләп итә. - Андый проблема бездә дә бар,- ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы...

Республикада авыл урамнарын яктырту буенча махсус программа эшли башлый.

Сер түгел, районыбызның кайбер авылларында яз-көз кичен урамда атлый торган түгел - караңгы. Яктырткычлар я үзәк урамнарда гына яна, яисә алар бөтенләй дә юк. Булганнары сафтан чыккан, ремонт таләп итә.
- Андый проблема бездә дә бар,- ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. - Безнең биш урамда 150 яктырткыч булырга тиеш, тик бүген аларның яртысы гына эшли. Дөрес, элек аларны үз көчебез белән ремонтлап, алмаштырып тора идек. Хәзер андый мөмкинлегебез юк. Бу программа бик вакытлы кертеләчәк.
Мордва Афонькәсе авыл җирлеге территориясендә өч авыл (Мордва Афонькәсе, Лагерка, Чуваш Афонькәсе) урнашкан. Авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев әйтүенчә, әлеге мәсьәләне Лагерка һәм Ишлинка авылларында хәл итәсе бар. Әйтик, Лагерка урамнарында эшләп торучы 12 яктырткычтан тыш тагын ун кирәк. Ишлинкада нибары ике лампочка гына яна, тагын өчне урнаштырасы бар.
Район үзәгендә дә элек бу проблема кискен тора иде. Бүген Чирмешән урамнарында 700дән артык баганада ут яна. 2013 ел дәвамында гына да мондагы урамнарга яңа 100 яктырткыч куелган, 50се ремонтланган.
- Бу программа берничә елга исәпләнгән,- ди муниципаль район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәйдаров. - Авыл урамнарын яктырту мәсьәләсен хәл итү өчен республика бюджетыннан һәр районга бишәр миллион сум акча бүленеп биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined