Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Югары Чегодай ветераны Җиңү көнен балалары арасында каршылый

    Габделхак бабай безнең районда “Дан” орденының бердәнбер исән-сау кавалеры, “Батырлык өчен” медале иясе. Күз генә тимәсен, 96 яшьлек фронтовик Җиңү бәйрәмен быел да аңлы, зиһенле булып үз аягында  каршылый.

    Ул 18 яшендә, 1943 елның гыйнварында фронтка алына.

    -1923 елгы абыем Сабирҗан ул вакытта сугышта иде инде. 1942 дә китте, соңрак үлүе хакында хәбәр килгән. Яраланып, гомере госпитальдә өзелгән. (Габделхак сугыштан соң абыйсының Ленинград янындагы туганнар каберлегенә җирләнгән урынына балалары белән ике тапкыр барып кайта). Әтине сугышка алмадылар, ул Ленин бабайдан ике яшькә генә кече иде, - ди Габделхак Җиһаншин.

    Якташыбыз 1944 нче елның 10 июнендә Финляндиядә сугышка керә, 14 июньдә яралана.

    -Мина кыйпылчыгы кулдан кереп, чыгып та китте, бер шартлаудан соң, тәндә башка ерткаланган урыннар да бар иде. Анда 20 көн яттым. Шуннан соң, бәхетемә, атакага барырга туры килмәде. Элемтәче булып хезмәт иттем, - ди фронтовик бабай.

    -Сугыш бетү хакында хәбәрне ничек ишеттегез?

    -Һөҗүмгә әмер көтеп окопта ята идек, Латвия кырында. 400-500 метрлап ераклыктагы немец окопларыннан безнең самолетларга ут ачтылар. Аннан кинәт кенә туктап калдылар. Немецлар тыз-быз йөренә башлады. Җиңелүләре хакында ишеткәннәр булса кирәк. Безгә дә сугыш бетүе хакында әйттеләр. Шатландык инде, как же! Ике көн йөзәр грамм аракы бирделәр, “юдык”. Исән калдык бит!

    Кече сержант Хамзин (ул вакытта Габделхак шушы фамилия белән йөри) туган авылына 1950 нче елда гына кайткан.

    Сугыштан соң хисапчы, аннан берничә ел комбайнчы булып эшли. Аннан фронтовикны склад мөдире итеп куялар, пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт куя ул. Алар, хатыны мәрхүмә Рәисә апа белән, дүрт бала үстерәләр, бабай бүген кызы Рәшидә, кияве Харис тәрбиясендә яши.

    Бүген районыбызда ике Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау: Әккәрәйдән Павел Николаевич Борисов, 1927 елгы; Югары Чегодайдан Габделхак Җиһанша улы Җиһаншин – 1925 елгы.

    Районда 104 тыл ветераны яши, ветераннарның тол калган хатыннары – 35 кеше.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: