Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Туймәт кызы Бөек Җиңүне Берлинда каршылый

    Туймәт авылыннан сугышка киткән бердәнбер хатын-кыз Минзада Гамирова Берлинга барып җитеп, рейхстагка “Мин Чирмешәннән”, дип язган.

    Мемориаль үзәк, дөрестән дә, тарихны саклаучы урын булып тора. Чираттагы бер баруымда Берлинга барып җиткән хатын-кыз турында мәгълүмат күргәч, кызыксынуым артты, аның туганнарын эзләп таптым.

    Туймәт кызы Минзада сугышка кадәр Лашман кибетендә сатучы булып эшли, шул авыл егете Минзакир Мотыйгуллинга кияүгә чыга. Сугышның беренче көннәреннән үк ире мобилизацияләнә. 1942 елда Минзакирның үлүе турында хәбәр килү белән Минзада, үз теләге белән, санитарка булып фронтка киткән. Ул сержант дәрәҗәсендә Берлинга барып җитә һәм рейхстаг стенасына “Мин Чирмешәннән” (“Я из Черемшана”) дип язып калдыра. Бу хакта чирмешәнле Александра Яковлева сөйләгән. Алар медсанбатта хезмәт иткәннәр һәм күрешеп торганнар. Якташыбыз “Берлинны алган өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

    Сугыштан соң Минзада фронтта танышкан Украина кешесе -  капитан Василий Гайдайга кияүгә чыга. Алар 1982 елга кадәр Украинаның Прилуки шәһәрендә гомер итәләр, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Канлы сугыш юлларын үткән якташыбыз тыныч тормышта сатучы булып эшләгән.

    -Инде мәрхүмә апалар авылга ел саен кайталар иде, сеңелләре, әби дә Украинада кунакта булганнар, - дип искә алды әтисенең апасы турында Халидә Әхмәтҗанова. - Минзада апаның сугышта күргәннәре турында сөйләгәннәре бүген дә истә. Әтисе Фәссах белән бер фронтта хезмәт итәләр, ике араларында хатлар еш йөрсә дә, очраша гына алмыйлар. Тагын бер эпизод. Апа янына килгән дусты Шураны озатып, әйләнеп кайтканда, госпитальләрен фашистлар бомбага тоткан була. Гомере бетмәгәч, шулай исән кала. Минзада апа кунакка кайткач Шура апаның хәлен белергә дә бара иде.

    Гамиров Фәссах гаиләсеннән яу кырына дүрт кеше китә, икесе (бер улы һәм кызы) генә туган якларына кайта алган. Беренче булып сугышка 1923 елгы улы Вәлиәхмәт китә. Озак та үтми яралана, дәваланганнан соң, авылга кайта. 1942 елның ноябрендә кабат сугышка китә. Каты бәрелешләрдә катнашып тагын берничә тапкыр яралана, Кенингсбергны азат итүдә катнаша. Авылга үз аягында кайтса да, сугышта алган яраларыннан тернәкләнә алмый, 1948 елда Украинага дәваланырга киткән җирендә үлеп кала.

    1943 елның гыйнварында Шәфигулланы сугышка алалар. (Минзада апа бу вакытта фронтта була инде.) Шул ук елның августында аның үлгәнлеге турында хәбәр килә.

    Дүртенче булып, әтиләре Фәссах 1943 мартында китә фронтка. Беренче Бөтендөнья сугышында да катнашкан якташыбыз кабат Орел якларына барып чыга, Курс дугасында барган сугышларда катнаша. Аның бары бер генә хаты килеп кала, июль аенда һәлак булуы турында хәбәр алалар.

    Фото: автор.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 20 март 2020 - 11:17
      Без имени
      Зур рэхмэт!!! Всем победителям фашизма 👍💪🙏