Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Иске Кади солдаты японнар яралаган авылдашларын ут астыннан алып чыккан

    Иске Кади авылыннан Барый Нуретдинов Икенче бөтендөнья сугышында японнар белән барган көчле бәрелешләрдә безнең райондашларыбызның да батырларча көрәшүен тасвирлый. Дошман ныгыткан “Дага” биеклеген Иске Кади, Бәркәтә егетләре дә алыша. Мәрхүм фронтовикның әлеге истәлекләрен улы Фәнис Нуретдинов язып алган.

    “Без, капитан Яковенко җитәкчелегендәге аерым батальон сугышчылары, алтынчы көн инде японнарның “Дага” дип исемләнгән биеклектә урнашкан көчле ныгытмасы өчен сугышлар алып барабыз. Бу ныгытма үзенең формасы белән чынлап та ат дагасын хәтерләтә. Ул тимер бетоннан эшләнгән, бер-берсенә җир асты тонельләре белән тоташтырган 47 корылмадан гыйбарәт. Корылмаларның күбесе – икешәр-өчәр катлы дотлар.

    Японнар безне беренче көнне үк гаять көчле ут ачып каршы алдылар. Пулеметлардан яуган ут яңгыры, снаряд һәм мина кыйпылчыклары астында биеклеккә менү түгел, бер адым атларга да мөмкинлек юк. Шулай да без дошманның танкларга каршы тору өчен казып куелган траншеяларына үтеп кердек. Траншеяларның тирә-ягында ник бер үсемлек заты булсын. Дошманга безнең хәрәкәтебез ерактан ук күренеп тора. Август кояшы рәхимсез кыздыра. Һава эссе, эчәргә су юк. Биеклек төннәрен дә ракета утлары белән яктыртыла.

    Һөҗүм башланыр алдыннан батальон командиры сугышның каты булачагын кисәтеп куйган иде. Аның сүзе дөрескә килде. Дошман, югалтулар белән исәпләшмичә каршылык күрсәтә. Әледән-әле контрһөҗүмнәргә күчә. Биеклектә япон самурайларыннан торган көчле группа тупланган. Императорларына фанатларча бирелгән самурайлар соңгы чиккә кадәр сугышалар, әсирлеккә эләгә башласалар, үз-үзләренә аталар. Ә дошманны тизрәк юк итеп, Маньчжурия җирләрен үз халкына кайтарып бирү теләге белән янучы, җиңүгә нык ышанган совет сугышчылары исә бернинди киртәләргә карамыйча һөҗүм итәләр, дошман һөҗүмнәрен кире кайтаралар, яңадан һөҗүмгә күтәреләләр.

    Таң алдыннан безгә саклану урыннарына яшеренергә боерык бирелде. Дошман өстенә эре калибрлы артиллерия ут ачты. Өзлексез дәвам иткән ут өермәсе аларны нык какшатты. Без, самурайлар аңга килгәнче, дзотларда, бронеколпакларда һәм дотларда яшеренгән дошманны юк итү өчен яңадан штурмга күтәрелдек. Операция уңышлы үтте. Барлык сугышчылар белән бергә авылдашларым Ибраһим Мөхетдинов, Исмәгыйль Фаварисов, Ибраһим Заһретдинов, Бәркәтә авылыннан Хафиз Мәгъсүмовлар бу мөһим бурычны үтәүдә зур кыюлык күрсәттеләр. Батальон командиры бу операциягә катнашкан яшь сугышчыларның кыюлыгын аерым искә алды, аларга рәхмәт белдерде. Ә Мәскәү егете сержант Аксенов искиткеч батырлык эшләде. Ул кул пулеметыннан ут чәчеп, дошман доты амбразурасына ташланды. Дошман пулеметы тынып калды. Коммунист Аксеновның батырлыгы сугышчыларны җиңүгә рухландырды, алар бердәм булып атакага күтәрелделәр.

    Шул ук сугышта авылдашларым Нуретдин Гыйбадуллин, Камил Кәлимуллин, якташым Василий Кувшиновлар шуышып барып, дошманның бер ут ноктасын юк иттеләр. Егетләрнең өчесе дә каты яраланды. Без, дошман ягыннан берөзлексез көчле ут дәвам итсә дә, аларны сугыш кырыннан алып чыктык. Ә минем үземә ут астыннан авылдашым Камил Кәлимуллинны һәм якташым Илһам Ситдыйковны алып чыгарга туры килде.

    Биеклек өчен сугыш тугыз тәүлек дәвам итте. Совет сугышчыларыннан берәү дә каушап калмады, аларның җиңүгә булган ышанычлары кимемәде. Һәр сугышчы корычтай ныклык һәм кыюлык күрсәтте. Барлык төр кораллардан оста файдалана белде. Пулеметчы урынына автоматчы басты. Сугышның соңгы төнендә якташым Азат Хәкимов белән без дә кул пулеметына күчтек. Хәмит Билалов кулына автомат алды. Без өчебез бер юнәлештә торып, японнарның контрһөҗүмнәрен тоткарладык.

    Шушы төнне биеклектән японнарның соңгы группасы куып төшерелде. Алар совет сугышчыларына каршы кат-кат атакага ташлансалар да, инде яңадан күтәрелә алмадылар. Ә иртә белән бу биеклек самурайлардан тулысынча чистартылды. Японнарның җир астыннан дотларга тоташтырылган өч корал склады, ерак арага ата торган эре калибрлы ике тубы һәм күп кенә башка сугыш кирәк-яраклары кулга төшерелде. Ул тупларның берсе трофейга алынган кораллар музеена Мәскәүгә озатылды.

    Биеклекне алуда катнашучыларның һәммәсе дә “Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнде. Аеруча батырлык күрсәткән сугышчыларга хөкүмәтебезнең төрле орденнары тапшырылды.

    Мин “Дага” биеклеге өчен барган сугышның соңгы минутларында яраландым һәм госпитальгә озатылдым. Ә безнең сугышчан батальон дошманның яңа ныгытмаларын штурмлау өчен алга таба юл тотты.”

    Фото: Фәнис Нуретдинов.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: