Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Фронтовик үз кызына дустының исемен кушкан

    2019 елның май аенда кул көрәше буенча Грециядә Европа чемпионатына Башкортстаннан ветеран спортчылардан хатын-кызлар арасында Ләйлә Абдуллина дигән ханым да катнашты. Ул тормыш иптәше белән килгән иде. Сөйләшеп киткәч аның чын исеме “Гена” икәнлеге ачыкланды. Ә чынбарлыкта фамилиясе Абдуллина татарныкы, ә исеме урысныкы.

    - Син нишләп Гена? – дип сорадым.

    - Әткәй сугышта утны-суны кичкән, бер кисәк ипине бергә бүлешкән дусты истәлегенә миңа Гена дип исем куштырган, диде. -Алар берничә тапкыр яраланып та бер-берсен ташламыйча исән-имин генә разведкада фронт сызыгы аша чыгып тел алып кайтканнар. Батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгәннәр. Сугыш аларны аермас дусларга әйләндергән һәм шуның хөрмәтенә исән-сау туган җирләргә кайткан очракта, балаларына бер-берсенең исемен кушарга сүз куешканнар. Менә шулай мин “Гена” булып дөньяга килгәнмен.

    Әйе, сугыш кемнәрне генә якын итмәде дә, кемнәрне генә дуслаштырмады.

    Минем әтием дә Чистай районының Каргалы авылыннан Хәмит Билалов белән 1945 нче елны япон самурайлары белән сугышта да чын дус фронтовиклар булалар.

    Ветераннар сугыштан соң да туганнар шикелле аралашып яшәделәр. Тормыш иптәше Галия апа белән уллары Рөстәмне дә алып, Каргалы белән Иске Кади арасындагы сукмакны яңартып тордылар.

    Әтием авырып киткәч, Хәмит абый үзенең “Москвич-407” автомобилендә Казаннан профессор да алып кайткан иде.

    Менә ничек туганнан да якын булган бит фронтовиклар.

    Әти 1954 елгы энекәшкә, Хәмит абый хөрмәтенә, аның исемен куштырган. Хәмит абый кунакка килгәндә: “Кая минем бәләкәй адашым?!” дип, аны күтәреп-сөеп аерым уенчык машиналар да алып килә, ә Галия апа, кибетче буларак, безне дә сый-хөрмәтсез калдырмый иде.

    Җиңү көненең 75 еллыгы якынлашып килгәндә, вафат булган, сугышта үлгән фронтовикларны искә алуыбыз аларның рухына дога булып ирешсен иде.

    Фәнис Нуретдинов.

    Яр Чаллы.

    Фото: pixabay.com

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: