Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә район беренчелегенә шахмат турнирында ветераннар остарак булды

    Чирмешәндә район беренчелегенә шахмат буенча турнир булды. Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган әлеге бәйгедә 60 уенчы көч сынашты.

    “Орион” яшьләр үзәгендә шахмат такталары артына утырган төп – ир-егетләр төркемендә Самат Ризванов беренче урынны яулады.

    -Мондый бәйгедә бик теләп катнашам, - диде Чирмешәннән 65 яшьлек Михаил Абравников. –Мин бит бу уен белән пенсиягә чыккач кына кызыксына башладым. Моңа туганымның тренер булып эшләүче улы сәбәпче, фигураларны ничек йөртәсен, йөреш комбинацияләрен ул өйрәтте. Инде берничә ярышта өченче урын яуладым. Кызык уен ул шахмат.

    Михаил Абравников бу юлы да күпләргә җитди көндәш булды, өченче урынга чыкты.

    Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин да биредә. Ул мәктәптә югары сыйныфларда укыганда шахмат уйнарга өйрәнгән. Республикада муниципалитетлар арасында үткәрелүче бәйгедә район данын яклап та көч сынашкан тәҗрибәле уенчы.

    -Безнең Кармышта элек Шакир абый Хәбибуллин, Фәтыйх абый Моратшин бу уенда беренчелекне бирмәделәр, - диде ул. -Энем, табиб Мәхмүт та миннән көчле . Кызганыч, соңгы елларда шахмат уйнарга вакыт җитми.

    Уеннар башланды. Олылар арасында районда иң титуллы шахматчылар – “корифейлар”, төрле турнирларда җиңүче булган Самат Ризванов (Утыз Имән) һәм Марат Уразбаев (Урманасты Үтәмеш) беренче партиядә үк кара-каршы туры килделәр. Нәтиҗә Ризванов файдасына булды, аңа очко язылды. Гомумән, ир-атлардан иң олы катнашучы әлеге уенчы – Самат Ризванов төп төркемдә җиңүче.

    Хатын-кызлардан да иң өлкәне – Иске Кадидан 75 яшьлек Римма Баянова алга чыкты.

    Сүз уңаеннан. Район беренчелегендә катнашкан иң яшьләр: Павел Волков һәм Иделия Гарифуллина Чирмешән лицееның 1 сыйныфында белем алалар.

    Башка төркемнәрдә җиңүчеләрне дә языйк:

    9-11 сыйныфларда укучылар арасында Яңа Элмәледән Дмитрий Буткевич, кызлардан Назгөл Җәлилова, 5-8 сыйныфларда укучылардан Анатолий Митюков (Яңа Элмәле) һәм Василиса Федулова (Ульяновка), 1-4 сыйныфта укучылар арасында Искәндәр Мөхәммәтшин (лицей) һәм Варвара Федулова (Ульяновка) – беренчеләр.

    -Ярышны үткәрү өчен яхшы шартлар тудырган, бүләкләр алган спорт бүлегенә зур рәхмәт, - диде район беренчелегенә турнирның баш хөкемдары Шамил Сөнчәләев.

     

    Турнир җиңүчеләре

    Ир-атлар төркемендә

    1. Самат Ризванов (Утыз Имән).

    2. Николай Петров (Яңа Элмәле).

    3. Михаил Абравников (Чирмешән).

     

    Хатын-кызлар төркемендә

    1. Римма Баянова (Иске Кади).

    2. Юлия Макарова (Ульяновка).

    3. Галина Перцева (Чирмешән).

     

    9-11 сыйныфта укучы егетләр арасында

    1. Дмитрий Буткевич (Яңа Элмәле).

    2. Динар Галиев (2 нче Чирмешән мәктәбе).

    3. Данияр Мөксинов (Чирмешән лицее).

     

    9-11 сыйныфта укучы кызлар арасында

    1. Назгөл Җәлилова (Чирмешән).

    2. Илүзә Шәрифуллина (Чирмешән лицее).

    3. Виктория Зыкина (2 нче Чирмешән мәктәбе).

     

    5-8 сыйныфта укучы малайлар арасында

    1. Анатолий Митюков (Яңа Элмәле).

    2. Булат Мөхәммәтшин (Чирмешән лицее).

    3. Евгений Перцев (1 нче Чирмешән мәктәбе).

     

    5-8 сыйныфта укучы кызлар арасында

    1. Василиса Федулова (Ульяновка).

    2. Дилбәр Төхфәтуллина (Утыз Имән).

    3. Азалия Шәрифуллина (Чирмешән лицее).

     

    1-4 сыйныфта укучы малайлар төркемендә

    1. Искәндәр Мөхәммәтшин (Чирмешән лицее).

    2. Азат Зыятдинов (Чирмешән лицее).

    3. Наил Камалов (Чирмешән лицее).

    4. Айнур Зыятдинов (Лашман).

     

    1-4 сыйныфта укучы кызлар төркемендә

    1. Варвара Федулова (Ульяновка).

    2. Самун Байшева (Лашман).

    3. Гөлия Туктарова (Лашман).

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: