Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районы каһарманын Украинада да онытмыйлар

    20 ел Украинада гомер иткән якташыбыз Илдус Фәтыйхов украин халкының Барый Габдрахмановка мөнәсәбәтен уңай бәяләде.

    Советлар Союзы Герое Барый Габдрахмановны якташлары гына түгел, Украина халкы да онытмый. Ул җирләнгән Кировоград шәһәренең (хәзер Корпивницки) бер урамына аның исеме бирелгән, Барый Габдрахманов исемен йөртүче мәктәп тә бар икән.

    Бу хакта безгә 20 ел әлеге илдә гомер иткән якташыбыз Илдус Фәтыйхов сөйләде. Нурлат районы егете хәзер инде гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Һөнәре буенча рәссам Илдус Алексеевич тарих белән кызыксына, якташы -  Советлар Союзы Герое Барый Габдрахманов белән горурлана.

    - Украина халкы Бөек Ватан сугышы елларында туган җирләрен фашист илбасарларыннан азат иткән россиялеләрне бик хөрмәт итә, - ди ул. - Мин үзем татар кешесе булгач, күбрәк татарстанлылар язмышы белән кызыксындым, Кировоград өлкәсендә генә дә 1048 якташыбыз җирләнгән. Бу каберлекләрне тәртиптә тоталар.

    Илдус абый гаиләсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан безнең районда, Барый Габдрахмановның туган авылы Кармышта булып киткән. Быел да 9 майда район үзәгендә узачак митингта катнашып, хатирәләре белән уртаклашырга тели. Бу килүендә каһарманның Аксубай районының Яңа Ибрай авылында яшәүче улы Габдерәшит абый белән дә очрашырга ниятли.

    Фото: архив.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: