Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районы “Җиңү бакчасы” акциясенә кушылды

    Ветераннарның өйалды бакчаларын матурлау һәм төзекләндерү “Җиңү бакчасы” Бөтенроссия акциясендә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең райондагы җирле бүлекчәсе дә катнашты. Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

    Партия активистлары Бөек Ватан сугышы ветераны, Чирмешәндә яшәүче Александр Чупахинның бакчасына күпьеллык роза чәчәге үсентеләре утырттылар. Әлеге акция ветераннарга, аларның кылган батырлыклары өчен, тагын бер кабат рәхмәт әйтү чарасы булып тора.

    Үсентү утырту эшләрен барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп, шәхси саклану чаралары кулланып башкардылар.

    Реклама

    - Шулай кайгыртканыгыз өчен бик зур рәхмәт. Утырткан чәчәкләрегез әле күп еллар безне шатландырып торыр, - дип сөенде ветеранның хатыны Лидия Валентиновна.

    Александр Чупахин сугышка 18 яшендә, 1943 елны китә. Иң элек ул Горький өлкәсендә полк артиллерия мәктәбенә эләгә. Биш ай узгач аны Курск-Орел дугасына җибәрәләр, монда ул аяусыз бәрелештә катнаша. Киевны азат иткәндә батыр якташыбыз авыр яралана һәм госпитальдә дәвалангач өенә озатыла. Сугыштан кайткач, Александр Васильевич 43 ел бухгалтер булып эшли.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: