Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Йомыркалар кызарды

    Үткән якшәмбедә христианнар Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу көнне байтак бала-чага, йорттан-йортка йөреп, бәйрәм, Христос терелгән көн белән котлады, тәм-томнар, йомырка җыйды. Пасхага йомырка буяу йоласы үзенең килеп чыгышы белән Изге Мария Магдалинага бәйле. Ул Рим императоры Тиберий янына килә һәм аңа йомырка сузып: "Христос терелде!" ди. Аның сүзләренә ышанмаган...

    Үткән якшәмбедә христианнар Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр.

    Бу көнне байтак бала-чага, йорттан-йортка йөреп, бәйрәм, Христос терелгән көн белән котлады, тәм-томнар, йомырка җыйды.
    Пасхага йомырка буяу йоласы үзенең килеп чыгышы белән Изге Мария Магдалинага бәйле. Ул Рим императоры Тиберий янына килә һәм аңа йомырка сузып: "Христос терелде!" ди. Аның сүзләренә ышанмаган Тиберий: "Ак йомырка кызара алмаган кебек, кеше дә бер үлгәч терелә алмый!" дип җавап бирә. Ул әлеге сүзләрне әйтеп тә өлгерми, йомырка кызарып чыга.
    Кадыйр Гомәров фотолары.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: