Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яшәүче болынында Авыл көне үтте

Кармыш һәм Яшәүче авыллары халкы быел да Шушма елгасы буендагы болында җыелдылар, Авыл көнен билгеләп үттеләр.

Башка еллардан аермалы буларак быел көрәштәге абсолют батырга кубок әзерләгәннәр. Бәйрәмне оештыручылар аны авылдашлары, Советлар Союзы Герое Бари Габдрахмановның тууына 110 ел тулу уңаеннан махсус ясатканнар.

21 яшьлек, 75 килограмм авырлыктагы көрәшче Булат Шәйхулов абсолют батыр булып калды. Ул үзенчәлекле кубок, шулай ук тәкә һәм туңдыргыч иясе. Булат Түбән Камада үссә дә, тамырлары Кармыштан, әтисе бу авылдан.

Көрәш бәйрәмнең яме булса, ат чабышлары да байтак тамашачы җыйган. Районнан гына түгел, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат районнарыннан да чабышкылар килгән, стартка сигез ат чыккан. Сабан туена хас башка уеннарда да халык теләп катнаша, көч биреп торучылар да йөзләп иде. Җитезләр әтәч тә куды, хәтта гүзәл затлар да бил алышырга келәмгә чыкты. Казан артистларының чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде.

Авыл көнендә, традиция буенча, юбилярларны да бүләкләделәр. Ә иң затлы бүләкләр авыл хуҗалыгы ветераннарына булгандыр. Колхозда тырыш хезмәт куйган Гайсә Гомәров, Шәриза Вафин, Шәфыйгулла Шарапов, Сабит Әхмәтҗановларга “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны” күкрәк билгесе тапшырылды.

-Бәйрәмне кармышлылар белән яшәүчелеләр бергәләп оештырдык, чыгымнарны да бергәләп күтәрдек, - ди Кармыш авыл җирлеге башлыгы Илдар Фәтхетдинов. - Читтә яшәүче авылдашлар да үз өлешләрен кертте, нефтьчеләр ярдәме дә артык булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев