Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яктытаулылар Зур болында бәйрәм итте

Якты Тау Сабан туенда – “Авыл көне”ндә капчык киеп йөгергән Фаяз Насыйбуллинны уза алмадылар. Кем узсын инде, 60 яшьлек якташыбыз инде 15 ел 42 һәм 21 километр арага – марафон дистанцияләрендә йөгерә икән, призлы урыннар яулаганы да бар, бүләкләре санап бетергесез.

-Смоленск, Пенза, Чабаксар, тагын әллә кайларда ярышларга бардым, - ди Яр Чаллыда яшәүче Насыйбуллин. –Мин Иске Кади мәктәбенә дә йөгереп бара, йөгереп кайта идем. Авылны онытмыйм, мөмкинлек булганда кайтырга тырышам. Монда абый һәм апа тора. Бүген кайберәүләр белән күрешкәч, элеккеге чаклар искә төште, күзгә яшьләр килде.

Якуб Садриев спортчы да, җырчы да түгел, ә шахтер. 25 ел Воркутада күмер чапкан. Инде пенсиядә, Якты Тауга, әти-әнисе йортына кайтып төпләнгән. Ул – бүгенге бәйрәмнең төп иганәчәсе.

-Пенсия алам, авылдашлар өчен теләп булышам, - ди Якуб.

Сабан туена, Якты Тауның 90 еллык юбилеена 30 ел тракторда эшләгән, инде 80 яшен тутырган Мингаяз абый Мөхәммәтшин да килде.

-Тормыштан зарланмыйбыз, бар да яхшы, - ди ветеран. -Мин гел авылда яшәдем, читкә китмәдем, бер минутка да Якты Таудан аерылмадым. Аллага шөкер, карчыгым да исән-сау, балалар кайтып-китеп йөриләр.

Бәйрәмне Зур болын дигән урында, үзләренчә, җыйнак кына, тыйнак кына үткәрделәр, төрле уеннар оештырдылар.

-Көрәш белән ат чабышлары гына булмый, көрәшче егетләр – уракта, атлар – көтүдә, - дип шаярттылар. Алай да ике ат бар икән әле Якты Тауда.

Сабан туе бүләксез үтми инде ул. Авыл имамы Гадерәшит абый Галәүтдинов, якыннар рухына Коръән укып, дога кылгач, мәчеткә йөрүче ике тырыш малайга бүләкләр тапшырды. Әле берсе Түбән Камадан авылга җәйге айларда гына кайтып йөрүче Айдар Хәнипов.

-Монда әби яши, - ди Айдар. –Күптән кайттым. Түбән Камада да мәчеткә барырга телим.

Уеннарда катнашкан башка балаларны да бүләк биреп үсендерделәр. Бәйрәм барышында дистәләп кешене бүләк алырга дәштеләр: юбилярларны, яңа йорт салучыларны, “Авыл көнен” оештыручыларны, эштә уңганнарны...

Бәйрәмдә кием-салымга, азык-төлеккә акча туздырмадылар, чөнки кибетләр юк иде. Аның каравы һәркем үз өендә табын көйләде, бәлеш исе чыгарды.

-Быел Бәркәтәдә, Лашманда да Авыл көне үткәрделәр, кайбер авылларда ул инде берничә ел оештырыла. Бүген элеккеге Саклык поселогында сездәгедәй чара булды. Тик ялан кырда диярлек, чөнки ул поселок юк. Ә Якты Тау яши әле, яңа йортлар да салалар. Киләчәктә авыл көннәрен башка урыннарда да үткәрергә, башкалар тәҗрибәсен өйрәнергә бурыч куйдык, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, яктытаулыларны котлап.

Якты Тауга 1927 нче елда нигез салына. Башта Иске Кадидан өч гаилә күченгән. Шулардан Вәлиәхмәт Билаловлар гаиләсендә туган Тәүфыйк – поселокта дөньяга килгән тәүге бала. Тәүфыйк Билалов озак еллар “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында рәис булып эшләде.

Монда йортлар саны 134кә үк җиткән (бүген 75 тирәсе).

1957 нче елдан авылда радио сөйли башлый, 1967 нче елда Сөләйман Сафиннар  телевизор ала. 1953 елда клуб төзиләр; 1999 нчы елда өйләр газ челтәренә тоташтырыла.

Якты Тау бәйрәмен клуб мөдире Ләйсән Нотфуллина, китапханәчәе Әлфия Кәлимуллина, шулай ук Ислам Нотфуллин, Ренат Кәлимуллиннар оештырган. Авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов та бүләкләр алып килгән.

Юбилейда барысын да искә аласың бит. Монда элек тә Сабан туйлары булган, Якты Тау гөр килеп яшәгән. Бүген дә яши ул, әмма быел әле бер бала да тумавы, бер туй да уйналмавы кәефне төшерә. Бер елга якын арада 12 кешене зиратка илткәннәр.

...Бәйрәм дәвам итә. Якты Тау турында җыр да бар икән, сүзләрен Ислам Нотфуллин, көен Рамил Мифтахов язган. Аны Ренат Кәлимуллин башкарды, ә тамашачылар гөрләтеп кул чапты.

Гомерең озын булсын, Якты Тау!

Фото автора

Якты Тау юбилеен үткәрде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев