Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ватан сакчысы көне белән!

Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллинның котлавы 23 февраль - ватан мәнфәгатьләрен сакларга һәрвакыт әзер торган чын ир-егетләр бәйрәме. Бу көнне без кырыс армия хезмәтен үтеп кайтучыларны да, бүгенге көндә кешеләрнең тыныч тормышын саклап Россиягә намуслы хезмәт итүчеләрне дә котлыйбыз. Үз гомерләрен аямыйча туган җиребез иреген һәм бәйсезлеген яклап көрәшкән Бөек...

Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллинның котлавы

23 февраль - ватан мәнфәгатьләрен сакларга һәрвакыт әзер торган чын ир-егетләр бәйрәме. Бу көнне без кырыс армия хезмәтен үтеп кайтучыларны да, бүгенге көндә кешеләрнең тыныч тормышын саклап Россиягә намуслы хезмәт итүчеләрне дә котлыйбыз.


Үз гомерләрен аямыйча туган җиребез иреген һәм бәйсезлеген яклап көрәшкән Бөек Ватан сугышы һәм локаль низаглар ветераннары алдында баш иябез.

Бүген бу бәйрәмгә карашыбыз шактый киңәйде һәм хәрби ант кабул итүчеләр генә безне яклаучылар була ала дип санамыйбыз. Гаиләнең таянычы һәм өмете булган, районыбыз һәм республикабызның чәчәк атуы хакына көчен, вакытын, белемнәрен кызганмаучы, имин киләчәгебез нигезен салучы һәм тотрыклы бүгенгене тәэмин итүче һәркем бу көнне үзенең дә бәйрәме дип санарга хаклы.

Бүгенге бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, рухи ныклык һәм күтәренкелек, Ватанга хезмәт итүдә уңышлар телим.

Җиребездә тынычлык һәм иминлек булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Нурхамәт Хәмидуллинның котлавы