Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әмир Сабан туенда чыбыркы да шартлаттылар

Бу авылда инде икенче ел рәттән үткәрелгән "Авыл көне"ндә хәтта чыбыркы да шартлаттылар. Бу эшнең осталары күп икән Әмирдә һәм Лашманда да.Әмма ике авылда да мал көтүендә үзбәк егетләре хуҗа. Элеккеге гараж урыныныда оештырылган бәйрәмдә җиргә тимер лом да "кактылар", ирләр-хатыннарын, хатыннар ирләрен тачкага утыртып та йөрттеләр, тагын әллә никадәр...

Бу авылда инде икенче ел рәттән үткәрелгән "Авыл көне"ндә хәтта чыбыркы да шартлаттылар. Бу эшнең осталары күп икән Әмирдә һәм Лашманда да.Әмма ике авылда да мал көтүендә үзбәк егетләре хуҗа.


Элеккеге гараж урыныныда оештырылган бәйрәмдә җиргә тимер лом да "кактылар", ирләр-хатыннарын, хатыннар ирләрен тачкага утыртып та йөрттеләр, тагын әллә никадәр уенда көч, җитезлек күрсәттеләр. Нәкъ Сабан туендагы кебек. Төш вакытында башланган бәйрәм кичке алтыда гына төгәлләнде. Аннары, чәйләп, хәл алып килгәч, кичке Сабан туена старт бирелде. Халык моннан, биеп-җырлап, салют аттырганнарын да карап, иртәнге якта гына таралышты.

"Авыл көне"ннән бик күпләр - юбилярлар, иң өлкәннәр һәм иң яшьләр, хезмәт уңганнары, күмәк эшләрдә актив катнашучылар, хәтта газета-журналларны иң күп укучы гаилә дә бүләк алып китте.

Көрәш ике төркемдә узды. Кунаклардан Түбән Кәминкәдән Рәзиф Гыйрфанов - беренче, Чирмешәннәр Ильназ Гыйләҗев - икенче, Илнур Сәгъдиев өченче булдылар.

Төп бәйгедә тәкә һәм төсле телевизор Лашманга китте, баш батыр - Айнур Газизов. Ул сигезенче класска укырга бара. Нәзир Ибәтуллин, мөгаен, бүген тамашачыларга иң ошаган көрәшче иде. Бер метр гына буйлы егет үзеннән буйчан, өлкән көндәшләрен келәмнең әллә кай төшләрендә әйләндерде. Өметле егет, ул Лашман Сабан туеның быелгы батыры да. Әмирдән Инсаф Сафин бүген өченче урында "ныгыды".

Бөек Ватан сугышына Әмирдән 158 кеше киткән, 84се як кырында һәлак булган. Ветераннарның соңгысы - Фәхразый Мәҗитовны узган атнада җирләделәр.

Сугыш башланыр алдыннан, 1941нче елда, монда 960 кеше яшәгән.

Быел авылда дүрт бала туган, дүрт кеше үлгән.

Ярышлар арасында Казаннан кадәр килгән артистлар сәхнә тотты. Популяр җырчылар Резеда Шәрәфиева, Раяз Фәсыйхов, Нурзадә, "Сәйдәш" бию ансамбле алты сәгатьлек зур программа белән килгәннәр. Халык бик яратып тыңлады, карады үзләрен.

Әмирдәге бәйрәмгә бөтен район халкы җыелды дисәк тә ялгыш булмас. Гомер-гомергә дус, аралашып, кайгы һәм шатлыкларны бүлешеп яшәүче иң якын күршеләр - лашманлылар бәйгеләрдә дә актив катнаштылар, Сабан туен оештырырга да нык булыштылар. Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов бөтен эшләрдә үзе башлап, оештырып йөрде.

140лап йортлы, 300 кеше яшәүче Әмир Сабан туена авыл халкы бергәләп әзерләнде. Урамнар, йортлар, тирә-юнь нык чистарды. Бәйрәм узасы мәйданда сәхнә һәм бәдрәфкә хәтле ясалды, утыргычлар куелды. Алар сүтеп алынмый торган. Электр уты сузу өчен яңа баганалар да бастырылды.

-Ходай язса, бизнесыбыз хәзергечә уңышлы барса, киләсе елда да Сабантуй уздырачакбыз, - диде бу бәйрәмгә генә дә берничә йөз мең сум акча биргән, Сабантуйның зур мәшәкатьләрен үз өстенә алган авылдашыбыз - якташыбыз Миндар Әгъләмов (ул Сургутта билгеле, хәлле эшкуар). Бәйрәмгә тагын бер игелекле егет - "Чирмешәндорстрой" җитәкчесе Раил Мисбахов та кочак-кочак бүләк алып килде. Батырга симез тәкә- судья Рәиф Сәйфетдинов бүләге. Андыйлар барында бәйрәм итеп була, билгеле. Аннан соң киләсе елда Әмиргә 215 ел тулачак. Бергә җыелырга сәбәп бар. Бәйрәм итәргә, кәеф-сафа корырга гына түгел, ә чишмәләребезне матурларга, зиратларыбызны чистартырга, туганнар белән күрешергә, авылны күрсәтергә дә форсат бу.

Авыл көненнән фоторепортаж сайтның "Фотолар галереясы" бүлегендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined