Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әмир Сабан туе батыры скутерда йөри

Әлеге авыл егете Фәнил Нуретдинов инде икенче ел рәттән Әмир Сабан туенда баш батыр булды, скутер һәм тәкә белән бүләкләнде.

Кунаклар төркемендә көрәшкән һәм призлы урыннар яулаган күршеләрне – Лашман егетләрен һәм башка көрәшчеләрне дә бүләксез калдырмадылар.

Гомумән, “Авыл көне“ндә дистәләгән әмирлене сәхнәгә дәштеләр. 50 һәм күбрәк яшьтә юбилейларын билгеләп үткәннәр, быел мәктәпкә укырга керүчеләр, эшендә алдынгылар да тансык бәйрәмнән бүләкләр алып киттеләр. Милли киемнәрдән килүчеләр арасында да җиңүчеләр ачыкланды.

Бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар бер ел дәвамында Әмирдә туган балаларны да игътибарсыз калдырмыйлар. Бу юлы алар биргән 100 мең сум акча Тимерҗановларны сөендерде.

-Налиягә, өченче балабызга дип алган бу акчаны яңа төзелүче йортыбызда балалар бүлмәсен ясауга тотачакбыз, - диләр әти кеше Нәсим, әниләре Фәнисә.

Әтиләренә ошасалар, бу кызлар мондый бәйрәмнәрдән бер дә буш кайтмаслар, Нәсим Сабан туе уеннарының барысында да диярлек актив катнашты. Әмир кияве ул, уңган, җитез, булдыклы, авылда бик хөрмәтле.

Сургутта эш йөртүче Әгъләмовлар инде алтынчы тапкыр үткәрүче Сабан туеның быелгысында ат чабышлары да оештырдылар, җиңүчегә тәкә бүләк иттеләр. Уеннарда катнашучыларга да призлар исәпсез иде.

Район Сабан туена тиң диярлек Әмирдәге әлеге бәйрәмгә әллә кайлардан килгәннәр, масштаб сокландыргыч. Оештыручылар, авылдашлар, туганнары көче белән мәйдан һәм аның тирәсе төзекләндерелгән, матурланган. Фазыйлның чираттагы ялы бәйрәмгә әзерлек мәшәкатьләрендә узган диярлек. Лашман авыл җирлеге Советы да кирәкле ярдәмне күрсәткән.

-Туган авылларына, районга да гел булышып торучы Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовларга район башлыгы Фердинат Дәүләтшин район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды, бизнесларының алга баруын теләде, изге эшләре өчен рәхмәт белдерде, киләсе елда Әмир урамнары юлларын төзекләндерүгә ярдәмгә дә ышандырды.

-Туган авылыбыз яши, матурая, көчлеләнә, моңа горурланабыз, - диделәр Әгъләмовлар, бәйрәм белән котлауларында. -Без моңа шат, Әмир, районыбыз, милләтебез хакына янә файда китереп эшләргә язсын. Балалар күбрәк тусын иде, вәгъдә ителгән сумманы без андыйларга киләчәктә дә бирербез.

Әмирдәге Сабантуйда - “Авыл көне“ндә Казаннан килгән бик күп артистлар – җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары сәхнәгә чыкты. Кич белән халыкны, кунакларны “Казан егетләре“ җилкендерде. Иң ахырдан салют булды.

Шәп, кызык, матур үтте бәйрәм, халык кат-кат Әгъләмовларны алкышлады: Молодцы!

Гөлсирә Шәрифуллина, Кадыйр Гомәров фотолары

Күбрәк фото: Әмирдә - Сабан туе (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев