Лагеркада Уявка оста гармунчы да чакырганнар
Быел Лагеркада Питрауны һәм Уявны бик колачлы итеп уздырдылар. Бәйрәмгә Шентала районыннан бик оста гармунчы да чакырганнар.
-Бик әзерләндек, айга якын репетицияләргә җыелдык, - ди бәйрәмне оештыручы, озак еллар авыл китапханәсендә эшләгән Зоя Ларионова. –Рәхмәт, авылдашлар, ветераннар, үзешчәннәребез минем идеяне башта ук якладылар.
-Милли бәйрәмебезне болай ук зурлап үткәргәнне хәтерләмим, - ди үзешчән артист, хезмәт ветераны Михаил Назаров. –Элек, кайбер елларда, юклык заманында, кем әйтмешли, аны белми дә калгаладык, ә кайчак, ярамый дип, бабайлар кушуы буенча, кыш көннәрендә дә үткәрделәр. Кызганыч, хәзерге яшьләр борынгы көйләрне, йолаларны, уеннарны бик начар беләләр. Бәйрәмне менә шуларны истә тотып та зурайтырга кирәк.Михаил Фомич әйтүенчә, элек Лагеркада Пасха алдыннан, Питрауга кадәр дип, өч бригада өч атынгыч та куйганнар.
Әлеге бәйрәмнәр вакытында туган-тумача бер-берсенә кунакка йөрешә, мәрхүм-мәрхүмәләр искә алына.
Ульяновскида озак еллар яшәгән, бүген җәй-көз Лагеркада әти-әнисе – туган нигезләрендә гомер итүче 71 яшьлек Михаил Иванов та элеккеге елларны искә төшерде. -Халык күп иде бездә, 1000 тирәсе булгандыр, шулардан өчтән бере диярлек Питрауда тау башына менә, шунда күңел ача, учак ягып, ут өстеннән сикерәләр иде. Табын кору булмады, ризык юк бит, бәйрәмгә өйдә нәрсәдер ашап кына барган истә. 60 еллар элек шулай иде, - ди ул.
Уяв – традицион йола тормыш саклау.
Питрау – православныйлар бәйрәме. Чувашларда ул – симес унсигезенче гасырлардан башлап, җәйге циклның соңгы бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
Элек 12 июльдә күпчелек зур шәһәрләрдә һәм авылларда Питрау хөрмәтенә атынгычлар, кәмит куйганнар, җыр һәм хороводлар белән күңел ачканнар.
...Ларионовлар каршындагы шарлар белән бизәлгән иркен мәйданда башланган бәйрәмдә балалар чувашларның элеккеге уеннарын искә төшерделәр, аннары нәкъ 12 июльдә генә җырлана торган җырлар, хороводлар башкардылар. Бераздан, күбесе чуваш милли киемнәреннән, халык үзәк – 1 май урамы буйлап кибет, чишмә ягына барды. Тау башына да күтәрелделәр. Билгеле, җырлап-хоровод белән.
Кунак – оста гармунчы, Сәләй егете Алексей Иванов “Тульский” гармунында теләсә нинди көйне тиз тотып алды, бәйрәмгә ямь өстәде. Бүген җырланганнар Микулай көненә кадәр җырланырга тиеш түгел икән.
-Бәйрәм кич кыза гына башлый, - ди Зоя Ларионова. - Ипине иртән пешердек, төштән соң бәлеш-курник өлгерә, чуваш куасы да булачак.
Автор фотолары
Лагеркада - Питрау һәм Уяв ничек үтте? (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев