Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әккәрәйдә Питрау көнне зиратка да бардылар, яңа уңыш бәрәңгесе дә пешерделәр

Үткән атнада безнең районның кайбер чуваш авылларында Питрауны билгеләп үттеләр. Бу көнне төрле йолалар, әйтик, төбеннән кул белән аралап яңа уңыш бәрәңгесе алу һәм пешерү, кунакка йөрешү гадәткә кергән.

Питрау үтте, җәй бетте, дисәләр дә, җылы, матур, ямьле бу вакытны озаккарак сузасы килә. Эше күп булса да, җәй җәй инде – ачык һавада йөрисең, өсте өстенә кием киясе юк. Уңыш өлгерә торган чак.

Бүген әккәрәйлеләр дә, бар эшләрен якка куеп, мәрхүм-мәрхүмә якыннары каберләрен зиярәт кылдылар, өйләрендә аш-су әзерләп сыйландылар.

Нәкъ Питрау көнне бу авылда 1921-1922 еллардагы ачлыктан вафат булганнарны аерым искә алалар. Әлеге хәлгә 2022 елда 100 ел тулуны да билгеләп үтмәкчеләр.

-Әккәрәйдә коточкыч ачлык 885 кешенең гомерен өзгән, алар зиратның бер ягында җирләнгән, - ди хезмәт ветераны Федор Трофимов. – Шушы мәрхүм һәм мәрхүмәләр истәлегенә 2006 елда һәйкәл – монумент куйдык. Монда килү өчен брусчаткадан сукмак та җәелде.

Һәйкәл каршындагы чәчәк түтәлләрен мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре карап, чүп-чардан арындыра икән.

-Бүген без дога кылып яшәргә, мондый чараларда күмәк катанашырга тиешбез. Питрау бәйрәмендә төп җыелу урыны монда булсын, ул традициягә әверелсен иде, - ди зиратта һәйкәл – монумент куюга, чиркәү төзегендә нык булышкан якташыбыз Геннадий Давыдов. – Мин Питрау көнне гел туган ягыма – Ульяновкага кайтырга тырышам. Әккәрәйдә дә еш булам.

Бәйрәмгә Чирмешәннән Юрий Анисимов  та килгән. Әккәрәй чиркәве төзелешенә шулай ук зур өлеше кергән кеше.

-Бу көн – якыннарыбызны искә төшерү, гыйбадәт кылу көне, - ди ул. – Безнең Мордва Афонькәсендә дә ачлык елларда дистәләгән кеше вафат булган, аларның төгәл исәбе дә юк. Ул рәхимсез елларда, әбием сөйләгәннәр буенча, авылда, ачлыктан үлгәннәрне күмү өчен зиратта зур чокыр казыганнар. Кайбер чирлеләр, үләсен белеп, сизеп дигәндәй, шул чокыр янына үз аяклары белән килгәннәр. Мәет җирләү дә проблема булган ул елларда. Уйлыйсың да, тыңлыйсың да, тәннәр чымырдап куя. Ачлыктан үлгәннәр хөрмәтенә бездә дә истәлек тактасы куелды.

Зираттагы туганнар каберлегендәге һәйкәл – монумент түренә веноклар куйгач, халык чиркәүгә кереп дога укыды, шәмнәр куйдылар, сәдака бирделәр. Сүз уңаеннан, Әккәрәйдәге хәзерге чиркәү 2009 елда ачылган.

Питрау көн буена барды, төштән соң урамнар буйлап борынгы йола җырлары җырлап уздылар, хороводка кушылучылар күбәйгәннән күбәйде генә. Нык эссе һава сусауларын квас эчеп бастырдылар, алда язылганча, өйләрдә иң тәмле ризыклардан табын көйләделәр. Ә Питрау белән хушлашу Әккәрәй белән Кармыш арасындагы урында үтте.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев