Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кармыш авылы өлкәннәрен хөрмәтләделәр

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне!

Кармыш авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне!» темасына бәйрәм чарасы оештырдылар.

Бәйрәм табыны авыл имамы Камил Миначев вәгазе белән башланып китте. Кармыш авыл җирлеге башлыгы Илдар Фәтхетдинов та өлкәннәргә котлауларын ирештерде. Кунакларны тәм-томнар белән сыйладылар, билгеле, бәйрәм җыр-моңсыз үтмәде, өлкәннәребез мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концертны тыңлап ял иттеләр, рәхмәтләр әйтеп, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев