Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кара Чишмәдә бәрәңге чүпләделәр

Район мөхтәсибәте бу авылда мөселман бәйрәме үткәрде.

Мәйданның бер кырыенда мәш килеп бәрәңге җыйдылар. Былтыргы бер чиләк уңышны җиргә таратып салгач, өчәр-өчәр кеше, башларына каска киеп, күзләре бәйләнгән килеш, бүлбеләрне тизрәк табакка чүпләделәр. Җиңүчене билгеләү кыен булмады – бәрәңгеләрне санап кына карадалар.

Ә быелгы уңыш язмышы, кем әйтмешли, Ходай кулында. Май явым-төшемнәр белән кинәндермәде, җирдә дым аз. Шуңа да “Хуш, Рамазан!” бәйрәмендә, дога кылып, тәңребездән яңгыр сорадылар, аны мактап сөйләделәр, күмәк намаз укыдылар. Сабыр булыйк, яңгырлар яумый калмас. Үстерелгәнне исән-сау ашарга, динле булып, Ходай кушканча, исән-имин яшәргә язсын.

Ураза тәмамлану уңаеннан уздырылган бәйрәмдә төрле уеннарда катнашкан һәркемгә бүләк тапшырдылар. Бәркәтә егете, колледжда укучы Шамил Хәкимов, мәсәлән, кул көрәштерүдә җиңүче булды, әллә ничә көндәшен бирелдерде, берничә бүләк алды. Ундүрт яшендә үк район Сабан туенда, 75 килолылар арасында беренчелек яулаган таза беләкле егет шул ул.

Уеннар кыза гына бара, кемдер капчык тотып сугышуда, чүлмәк ватуда, турникта тартылуда, эченә нидер салынган капчык күтәреп, көрәштә дә үзен сынап карады.

Үзбәк кешесе Бабаҗан Сабиров чүлмәкне оста ватып, чәйнекле булды.

-Мин Сабан туе уеннарында элек тә катнаштым. Бәйрәм бик кызык, - ди инде 13 ел Кара Чишмәдә яшәүче Бабаҗан. -Туган ягымда Нәүрүзне шулай зурлап үткәрәләр. Халык әйбәт Татарстанда, Аллага шөкер. Сабан туе дуслыгыбызны тагын да көчәйтә.

Кара Чишмәнең иң өлкән ир-аты – 93 яшьлек Рәшит бабай Әхмәдиев боларның барысын да күзәтеп, бәя куеп торды.

-Кичтән үк шалтыратып, бәйрәмгә алып барырга “заказ” бирде, - ди Кузайда яшәүче улы Рамил. -Аллага шөкер, ураза тотты, бергәләп авыл мәчетенә ифтар мәҗлесенә йөрдек. Әти гел хәрәкәттә, утын да яра, мунча да яга, вак-төякне эшләргә көче җитә, күзлексез дә энә күзли.

-Мондый чара, үрнәк өчен, бик кирәк, - диде инде күптән дин юлындагы, бүгенге бәйрәмне үткәрүгә дә өлеше кергән якташыбыз Илшат Гатин. -Соңгы вакытларда, коронавирус таралу куркынычы аркасында, аралашу кимеде. “Хуш, Рамазан!” – аракысыз бәйрәм. Күрәсез, ансыз да күңел ачып була. Әле без берничә ел элек сыйныфташлар белән очрашуда да өстәлгә аракы куймадык, аның каравы таңга кадәр күңел ачтык.

Чирмешәнлеләрне Татарстан мөфтие урынбасары, казый Равил Зөфәров та тәбрикләде.

-Сез мондый чараларны элек-электән матур оештырасыз, - диде олы кунак. –Бүгенге бәйрәм Аллаһының рәхмәтенә өметләнеп оештырылган сөенеч көне.

Сабан туе элементлары белән узган бу бәйрәмдә районда ислам динен алга җибәрү өчен тырышучы, үрнәк тормыш рәвеше алып баручы дистәгә якын райондашыбызны бүләкләделәр.

-“Хуш, Рамазан!”ны район мөхтәсибәте оештырды, аны мәхәлләләр көче белән үткәрәбез, - диде район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. -Һәркайсына Аллаһының рәхмәте яусын.

Билгеле, Кара Чишмә мәхәлләсе, авыл мәчете имамы Рөстәм Вәлиев аерым рәхмәткә лаек, алар бәйрәмне оештыруга һәм үткәрүгә аеруча зур өлеш керткәннәр, барын да алдан уйлап эш иткәннәр.

Мәйдан янындагы батутларда балалар рәхәтләнеп күңел ачты, кунакларны тәмле ашлар белән сыйладылар. Быел районда беренче үткән Сабан туена (бәйрәмне шулай дип әйтерлек) яхшы бәя куйдык.

Их, яхшы гына яңгыр да яуса икән!

 

Чирмешән районында "Хуш, Рамазан!" бәйрәме узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев