Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Килендәшләр бер-берсенә терәк, сердәшче һәм киңәшче

Наилә Илалованың тиң яры туган авылы Кара Чишмәдә генә була, ул күршесе Минсалихка тормышка чыга. Биш малайлы йортка килен булып килә, биш килендәш бүген дә бик дус, тату гомер итәләр.

Наилә әбинең 90 яшьлек юбилеенда балалары гына түгел, күршедә генә яшәүче килендәше Зәрига апа да кадерле кунак иде. Алар бүген дә бер-берсенә терәк, сердәшче һәм киңәшче.

Бөек Ватан сугышы башланганда әле 8 яшьтә генә булган кызның балачагы шуның белән бетә дисәң дә ярый, мәктәптә укырга да мөмкинлек булмый. Әтисе сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә, әнисе алты бала белән кала.

-Кечкенә сеңелемә, нибары, бер ай иде. Әтинең ат арбасында китүе, үземнең арбага тотынып чабуым бүгенгедәй күз алдымда, - дип күз яшьләре белән искә алды ул елларны Наилә әби. – Сугыш елларында тамак туйдырулары бик авыр булды, сыерыбыз да үлеп китте, кырдан башак та җыйдык, хәтта, хәер сорашырга да туры килде.

15 яшьлек кыз сыер җигеп, Бәркәтә урманыннан агач та ташый. Наилә апага гектарлап чөгендер, бакча тутырып суган үстерү дә ят эш түгел. Андый чакта биш баласы да төп ярдәмче була. Балалары кул арасына керә башлагач, яңа йорт өлгертеп, яңа нигезгә күчәләр.

-Ирем бик уңган иде, балаларым да бик тырыш булдылар. Бу өйнең бурасын Чумачка авылыннан алып кайтып күтәрдек, йортны бик тиз өлгерттек, - диде Наилә әби.

Бүген инде ул шул йортта, иренең истәлеге дип гомер итә. Аны балалары ялгыз калдырмый диярлек. Олы кызы Каинә апа күршедә генә яши, уллары Сәлим, Җәмил, кызы Хакимә дә еш кайталар төп йортка.

Наилә апа белән Минсалих абый 50 ел гомер итәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, ире үлгәнгә инде 10 ел вакыт үткән, бер кызын да җир куенына салырга туры килә әни кешегә.

Юбилярның 10 оныгы, 12 оныкчыгы бар.

-Безнең әни мәктәптә укымаса да, хәреф танырга өйрәнгән. Шуңа да инде безнең укуыбызны теләде, барыбыз да гыйлем алып, тормышта үз юлыбызны таптык, - диде олы улы Сәлим. – Әни һәрвакыт минем киңәшчем булды, егет вакытта, кызлар белән йөргәндә дә серләремне әнигә сөйли идем, әле дә гел аның белән киңәшеп эшлим.

Наилә әбине юбилее белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илгиз Шәмсетдинов РФ Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды. РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Марозов та юбилярга бүләк әзерләгән. Аның күчтәнәчләрен депутатның райондагы ышанычлы вәкиле Рәмзия Долгополова алып килде.

фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев