Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Югары Кәминкә Бүләгендә халык әтәч куды

Кайберәүләр бәйрәмдә себерке белән чабына-чабына “мунча керде”. Җәй челләсендә “чаңгы шуучылар” да табылды. Әтәч тә кудылар.

Югары Кәминкәдә Сабан туен әнә шулай бик кызык итеп үткәрделәр. Инде алдарак язганыбызча, быел бу авыл җирлегендә Сабан туен икенче тапкыр оештырдылар, беренчесендә, Бүләк аланында бәйрәмне башланып бераз үтүгә, тансык яңгыр явып үткән иде. Мәйдан, нишләтәсең, ул көнне таралды.  Шунлыктан авылдашлар кабат очрашырга килештеләр. Искиткеч кызык булды бәйрәм, оештыручылар, рәхмәт аларга,  нинди генә уеннар уйлап  тапмаган!

Көрәштә Чирмешәндә яшәүче югарыкәминкәле, сак хезмәткәре Рашат Гарифуллин баш батыр калды. Аңа тәкә һәм үлән чапкыч (триммер) бүләк иттеләр. Икенче урынга чыккан түбәнкәминкәле  Азат Гарифуллин савыт-саба җыелмасына, Югары Кәминкәдән Әлфис Нургатин юрганга ия.

Яшүсмерләр арасында кызлар да көрәште. Чирмешәннән Розалина Мостафина икенче урында калып, Сабан туеннан сок сыгу җайланмасы алып китте, ә менә беренче урын алган Әмир авылы егете Альберт Шакировны савыт-саба җыелмасы белән бүләкләделәр.

 

Гөлназ Мөксинова фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев