Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Иске Кадида Вахитов урамы халкы бәйрәм иткән

Иске Кади авылының Вахитов урамы халкы урам бәйрәме оештырган.

Әлеге матур чараның инициаторлары - Заһит һәм Фәндидә Сафиуллиннарның балалары.

-Улыбыз Равил һәм кызыбыз Гөлназ гаиләләре белән Казанда яшиләр. Алар һәр елны үз урамнарында шундый бәйрәм оештыралар, быел моны безгә дә тәкъдим иттеләр, аны хупладык кына, - диде Фәндидә апа. -Барлык кирәкле әйберләрне үзләре белән алып кайттылар. Күршеләрне чакырып, урамда өстәл көйләп бәйрәм иттек.

Урам бәйрәмен 9 майда оештыргач, урамда патриотик җырлар яңгырап торган, казанда тушенка белән карабодай боткасы пешергәннәр. “Солдат боткасы” һәм самавыр чәен кунаклар бик яраткан. Урам халкы, күршеләр, кунакка кайткан авылдашлар рәхәтләнеп аралашкан, һава торышының көйсезләнеп торуы да комачауламаган.

Вахитов урамы бик зур түгел, биредә 20ләп йортта кеше яши, кызганыч, тәрәзәләрендә утлар кабынмаучы өйләр дә бар.

Фәндидә Сафиуллинна фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев