Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ир-ат – гаилә, ил терәге

Ватанны саклаучылар көне – хәрби хезмәт юлы үткән, Ватан сагында торучы яшьләребез, гомумән, барлык ир-егетләребез бәйрәме. Календарьдә кызыл белән язылган бу дата уңаеннан, көчле затларыбыз котлауларга бик лаек.

Рәйсә Вәлиуллина (Иске Кади): – Дөньялар болганып китте бит әле. Иң элек илебездә тынычлык булуын телим. Барыбызның да балалары, оныклары сәламәт яшәсеннәр, һөнәр үзләштереп, тормышта үз урыннарын тапсыннар. Оныкларыбызга ил алдындагы бурычларын исән-сау үтәп кайтырга язсын. Яшьләр игелекле, кешеләргә хөрмәтле булсыннар. Ходай иман байлыгы бирсен, андый кеше бервакытта да начарлык эшләми.

Рамилә Родионова (Күтәмә): – Мин үзем дә ике ул әнисе, янымда ышанычлы терәгем – ирем бар. Кадерле ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап, башлаган һәр эшләрендә һәм ниятләрендә уңышлар телим. Юлыгызда киртәләр очрамасын, үз максатларыгызга ныклы адымнар белән атлагыз. Якыннарыгызны саклагыз һәм яратыгыз, һәрвакыт ышанычлы һәм көчле зат булып калыгыз!

Миләүшә Билалова (Кара Чишмә): – Иң беренче теләк – илләребездә тынычлык урнашсын иде, бер гаиләгә дә кайгы килмәсен. Ир-егетләргә сугыш коралларын өйрәнүләр вакытында гына кулланырга насыйп булсын. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә тиз арада, исән-сау якыннары белән очрашырга язсын. Тыныч тормышта һәр ир-ат гаилә терәге, балаларына үрнәк булып, тигезлектә яшәсен.

Ирина Разукова (Чирмешән): – Ир-атларыбыз – илебез һәм гаилә терәге. Ышанычыгыз, ярдәмегез һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Һәрвакыт шундый кыю, горур, мөстәкыйль, ышанычлы, көчле, максатчан булуыгызны телим. Тормышта бәхетле очраклар, күңелле мизгелләр күп булсын. Һәр хатын-кызга көчле ир-егетләр ышыгында яшәргә язсын.

Диләрә Ханова (Чирмешән): – Ир-егетләребез – Ватанны саклаучылар. Алар өметебез, терәгебез, без ир-атлардан башка көчсез. Һәрвакыт янәшәбездә алар булсын. Көчле затларга саулык, бәхет, уңышлар, көч-куәт, җитеш тормыш телим. Илләребездә тынычлык булсын, балаларыбыз әти назы тоеп үссен, әниләр улларын тыныч тормышта армия хезмәтенә озатып, сау-сәламәт каршы алсыннар.

Лилия Хөснуллина (Югары Кәминкә): – Ир-ат – гаилә тоткасы, туган җирен саклаучы. Сез безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да. Ватанны саклаучылар көне – көчле рухлы, чын ир-егетләрнең батырлык, намус һәм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бәйрәм. Ике тапкыр солдат әнисе буларак, мин бик бәхетле, чөнки янәшәмдә шундый сыйфатларны үзләрендә туплаган якыннарым бар. Күкләребез аяз, балаларыбыз бәхетле, күңелләребез тыныч булсын.

архив фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев