Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнле Валентина Егорова Пасха кунакларын пирожкилар белән сыйлады

1 нче Чирмешән мәктәбендә аш пешерүче булып эшләгән 73 яшьлек пенсионер якташыбыз Валентина Егорованы Пасха бәйрәме белән иң әүвәл оныклары котлап чыккан.

Кичә аның йортыннан көне буе кеше өзелми, олылар да, балалар да керә. Кунакларга дип буялган, чиркәүдә изгеләндерелгән бәйрәм йомыркаларын, кәнфитләрне, тәм-томны, гадәттәгечә, алдан әзерләп куйган ул.

 -Мин тумышым белән Лагерка авылыннан. Пасха – балачактан яраткан дини бәйрәмебез. Балаларым Чирмешәндә, ерак түгел генә яши, бүген алар кунакка киләчәк. Менә  йомырка, бәрәңге эчлекле пирожкилар пешерүем, - диде Валентина Петровна.

Пасха яз аенда, табигать уянган чорда билгеләп үтелә. Христианнар  бу бәйрәмдә тормыш яңара, яшәеш тантана итә дигән ышану белән яши.  Христосның үлеп терелүен исә игелекле гамәлләргә  чакыру дип кабул итәләр. Гаиләләрдә посттан соң мул ризыклы табын әзерләнә. Гореф-гадәт буенча бәйрәм куличы һәм буялган йомыркалар изгеләндерелә. Кичә дә православ якташларыбыз  бер-берсенә, тормыш символы булган, буялган йомыркалар бүләк итте. Йорттан-йортка кереп, бәйрәм белән котлап йөргән балаларның да тәм-томлы пакетлары шактый баеган иде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев