Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән укучылары Казанга чыршы бәйрәменә бара

Мәктәп укучылары Казанда узачак Кремль һәм Республика чыршы бәйрәмнәрендә катнашачак.

23 декабрьдә Кремль чыршы бәйрәменә мобилизацияләнгән якташларыбызның 1-4 сыйныфларда укучы 6 баласы чакырулы. 25 декабрьдә Республика чыршы бәйрәмендә 5-11 сыйныфларда белем алучы 18 укучы катнашачак. Бу чарага бару өчен уку алдынгылары, активистлар, спортчылар, мәдәният тормышында актив катнашучылар, әтиләре мобилизацияләнгән һәм һәлак булган гаиләләр балалары сайлап алынды.

-Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Яңа ел кичәләре 23 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кышкы каникулларда балалар күбрәк әти-әниләре белән булсыннар дип, бу вакытта мәктәп яны лагерьләре оештырмыйбыз, – диде район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗанова. – Димәк, укучыларга районда оештырылган бәйрәм чараларында катнашу мөмкинлеге арта.

Яңа ел чараларының күпчелеге ачык һавада, район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында узачак. 31 декабрь кичендә Бал-маскарадка чакыралар. Музыкаль күңел ачу чарасы Яңа елны каршылагач та шунда дәвам итәчәк. 3 гыйнварда, 19 сәгатьтә яшьләр өчен дискотека оештырыла. 5 гыйнварда чирмешәнлеләрне һәм кунакларны “Күл” паркына, көндезге сәгать 11 дә кар өстендә волейбол уйнарга һәм чаңгы ярышына чакыралар. 7 гыйнварда киез итекле футбол ярышлары булачак. Футболчыларны сәгать 11 дә почта бинасы каршындагы мәйданчыкта көтәләр.

Кышкы каникул көннәрендә “Орион” яшьләр үзәге хезмәткәрләре дә күп чаралар оештырачак, үзәкнең ишекләре көн саен диярлек ачык булачак. Район авылларында яшәүче балаларга да кәефсезлнеп утырырга бирмәсләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев