Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр Май чабу бәйрәменә әзерләнә

24 февральдән 1 мартка кадәр православие халкы Масленица бәйрәмен билгеләп үтә. Халыкта, әгәр бу бәйрәмне коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән каршы аласың икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар.

Бәйрәмнең төп атрибутлары:  коймак, чаналарда шуу, күңел ачу. Шулай кышны озатабыз, язны каршылыйбыз.

Чирмешәнлеләр бу бәйрәмгә ничек әзерләнә икән?

Лидия Квакова, Әккәрәй авылы: - Масленица – иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ул бер атнага сузыла. Без кечкенә чакта атларга утырып йөри идек. Бу вакытта авылдашлар кунактан - кунакка йөриләр. Йорт саен диярлек пирог һәм коймак пешерәләр. Хәзер, бәйрәмнең сонгы көнендә, ул гел якшәмбегә туры килә, авыл мәдәният йорты каршында зур бәйрәм оештырабыз. Быел да 1 март көнне монда самавырларда чәй кайнатып, авылдашларны коймак белән сыйларга ниятлибез. Шулай ук уеннар, бәйгеләр, концерт номерлары да була.

Вера Захарова, Яңа Элмәле: - Элек Май чабуның һәр көне билгеләнгән тәртиптә үткән, һәрберсенең исеме һәм максаты булган. Әлеге бәйрәм олы пост башланыр алдыннан билгеләп үтелә. Бәйрәмнең соңгы көне аеруча зурлана. Быел да Масленицаның ахыргы көнендә, 1 мартта, авылда зур бәйрәм оештырырга ниятлибез. Бу көнне кышны озатып, язны да каршы алабыз, Кыш бабай үзенең таягын Язга тапшыра. Бәйрәм көнне саламнан эшләнгән карачкыны яндыру да каралган.

Валентина Булычева, Чирмешән:- Масленица атнасында мин һәр көнне диярлек коймак яисә башка камыр ризыгы пешерәм. Шулай да коймакка өстенлек бирәбез. Масленица атнасында да кунаклар еш килә, аларны коймак белән сыйлыйм. Алар минем бик тәмле килеп чыга. Коймак камыры өчен 500 мл салкын сөт, өч йомырка, аз гына тоз һәм шикәр комы алам. Һәм акрын гына, куе каймак массасына кадәр, болгатып, он кушам. Соңыннан, килеп чыкан камырга ярты литр кайнар су өстәргә кирәк. Коймакларны кыздырган табада ике яктан да кызарганчы пешерәм. Табаны беренче тапкыр камыр салганда гына майлыйм. Әзер булган коймакны эчлек белән дә табынга бирергә мөмкин.

Май чабу бәйрәмен район үзәгендә  29 февральдә оештырачаклар. Яшьләр мәйданчыгында узачак чара программасында: уеннар, бәйгеләр, концерт, коймак белән чәй эчү, карачкы яндыру һәм башкалар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X