Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды

Район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан узган тантаналы чарада районыбызның мәгариф системасы үсешенә лаеклы өлеш керткән, аеруча зур уңышларга ирешкән бик күп укытучыларны хөрмәтләделәр, бүләкләделәр. Бүгенге бәйрәмдә алар адресына котлау сүзләре еш яңгырады.

Бәйрәм көнне беренче булып сәхнәгә 28 ел педагогик стажы булган, Лашман урта мәктәбендә математика укытучы Резеда Сәлахованы чакырдылар. Бүген аңа мөгариф өлкәсендәге, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүдәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында Чирмешән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 30 елга якын укытучы булып эшләүче Гөлүсә Закирова да бар иде. Ул район башлыгының Мактау грамотасына ия булды. Сүз уңаеннан, алар – Резеда белән классташлар.

-Без 1985 нче елны Чирмешән мәктәбен тәмамлаган биш кыз – классташлар, Казандагы педагогика институтына укырга кердек, бүген барыбыз да диярлек мәктәптә эшлибез, -ди Резеда Хәммәтхарис кызы. – Хәзер дә аралашып торабыз, очрашкан саен сүз мәктәп тормышына әйләнеп кайта. Эшемне яратам, аеруча өлкән классларда дәрес бирергә кызык.

Районда 26 мәктәптә 1896 укучы белем ала, аларны 490 укытучы укыта.

-Мин эшләгән мәктәп юк инде хәзер, - ди ветераннар рәтендә утыручы Надежда Бочкарева. – Ә менә мине онытмаганнар, бәйрәмгә чакырдылар. 40 елга якын Светлогорский поселогында мәктәптә эшләдем. 1962 нче елны анда мәктәп ачтык, әүвәл ул башлангыч иде, аннары, 63-64 нче елларда поселокта халык күбәйде, балалар саны да артты, тугыз еллык мәктәп булды. Укучылар саны 100гә җиткән иде. Бүген поселокта мәктәп юк инде. Шулай булса да, гомеремне укытучылык һөнәренә багышлаганыма бер дә үкенмәдем. Иң яхшы һөнәр иясе булдым мин.

Бәйрәмдә Лашман мәктәбенең физик культура укытучысы Рафик Гатин - Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы; Чирмешән лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Скворцова, “Каенкай” балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Венера Шарапова, Туймәт урта мәктәбенең биология укытучысы Рәмилә Шиһапова, 1 нче Чирмешән мәктәбе директоры Виктор Плотников Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

“Ромашка” балалар бакчасы (Чирмешән) мөдире Фәридә Низаметдинова, мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Җәмилә Мотыйгуллина, кадетлар мәктәп-интернаты педагог-психологы Гөлназ Вафиналар да район башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар.

Дистәләгән кешегә район башкарма комитетының һәм район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә укытучыларны хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X