Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә “Самавыр” бәйрәме узды

Район мәдәният йортында  кунакчыл рус халкының “Самавыр–FEST” бәйрәмендә җырлар, такмаклар җырладылар, биеделәр, милли уеннар уйнадылар.

Элек-электән самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган.  Мәдәният йортының фойесында мәктәп укучылары бәйрәм кунакларын сый-нигъмәт, бизәлгән самавыр куелган өстәлләр белән каршы алдылар. Шунда ук рус халкының милли эш коралларын, кул эшләнмәләрен дә күрдек.

Балалар кайбер тарихи вакыйгаларга тукталдылар, киез итек, чабата турында да кызыклы мәгълүмат җиткерделәр.

Кызлар вакытны бушка өрәм итмәделәр, кем бәйләде, кем чикте. Берәү йон эрләмәкче дә булды, килеп кенә чыкмады. Ис китәсе юк, бу эшне хәзер инде өлкәннәрнең дә күбесе белми.

Бәйрәм тамаша залында дәвам итте, бүген сәхнәдән рус телендә генә җырлар яңгырады.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев