Чирмешән районы оешуга 90 ел булды
Район оешуга 90 ел тулуны элеккегедән аерым форматта, ачык һавада билгеләп үттек. Чирмешәннең Яшьләр мәйданчыгында 26 сентябрь көнне бер чара икенчесен алмаштырып кына торды.
Бу көнне иртәдән үк бәйрәм рухы сизелде. Яшьләр мәйданчыгын купшы итеп бизәгәннәр. Ярминкә дә оештырдылар. Район мәктәпләренең һәркайсы диярлек үз “кибетен” ачкан. Алардагы товарлар үзләрендә өлгергән нигьмәтләр.
-Мин Чирмешәндә 10 ел гына торам, алай да аны яратып өлгердем, ул минем язмышым, - ди Лашман мәктәбе бакчасында үстерелгән свежий помидорлар сатып алган Вера Садыйкова. -Бүген район юбилее, ә иртәгә минем туган көн. Ике бәйрәм менә шулай бергә туры килде.
Яшьләр мәйданчыгында янәшә урнашкан милли өйчекләр дә үзенә ымсындырып тора. Һәркайсында милли ризыклар урын алган. Татар өйчегендә бавырсак, җәймә, гөбәдия, кош теле, өчпочмак ише тәмле ашамлыклар тәкъдим итсәләр, рус өйчегендә бәлеш-курник, йомырка, гөмбә, дөге, балык эчлекле пирожкилар бар, чуваш дуслар төрле пироглар, сало, куас алып килгәннәр, бер кырыйда колмак “үсеп утыра”. Мордва өйчеге дә үзенчәлекле бизәлгән. Хәтта тавык йомыркасы да пешергәннәр.
-Мондый, тышлы, кабыгында төсе үзгәргән йомыркаларны корымлы мунчада, башка урында да еш кыздырабыз. Табага куеп, әмма су салмыйча, - ди Мордва Афонькәсендә яшәүче Наталья Семкичева. -Бәйрәмгә, менә күрәсез, башка ашамлыклар да алып килдек.
Без, шөкер, төрле милләт кешеләре, бер-беребезгә кунакка йөрешеп, бер-беребезнең ризыклары белән сыйланып, тату, аңлашып яшибез. Бу зур казаныш, зур байлык.
Юбилей тантанасының рәсми өлешенә старт бирелгәч, сәхнәгә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин чыгып, чирмешәнлеләрне һәм кунакларны олуг дата белән тәбрикләде.
-Чирмешәнлеләр өчен Чирмешән районы яшәү урыны гына түгел, ә төрле язмышларны, характерларны, буыннарны бергә берләштерүче уртак йорт, - диде ул. –Юбилейны бәйрәм иткән көннәрдә без районның нигезен салуның башында торган бабайларны рәхмәт хисләре белән искә төшерәбез, ватаныбызның иреге һәм бәйсезлеге өчен бөтен сугышларның төрле фронтларында лаеклы көрәшкән якташларыбыз алдында баш иябез. Район гына түгел, ә төбәгебез, бөтен илебез ельязмасына зур өлеш керткән, хезмәт батырлыгы күрсәткән чирмешәнлеләр белән горурланабыз.
Аннары район башлыгы дистәләп кешегә бүләкләр, шул исәптән район оешуның 90 еллыгы уңаеннан эшләнгән юбилей медальләре тапшырды.
-Безнең җаныбыз, йөрәгебез дә монда. Районыбыз, аның данлы кешеләре белән горурланабыз, - диде бүген районның Мактаулы гражданины исеменә лаек булган якташыбыз – Казандагы “Чирмешәнлеләр якташлыгы” оешмасы рәисе, Казан сәнгать һөнәрчелеге техникумы директоры Рушания Сәүбанова. -Казанда яшәүче якташларыбыз районга гел ничектер булышырга җай эзлиләр. Районыбыз чәчәк атсын, матур, ярдәмләшеп яшик.
Рушания Сәүбанова да бүләкләр алып кайткан, шул исәптән район башлыгына да Рәхмәт хаты, сертификат тапшырды.
-Чыннан да, без ике тормыш белән яшибез, бер ягыбыз - читтә, икенчесе – туган якта. Олыгайган саен туган авыл, аның кешеләре еш сагындыра, төшкә керә, - дип, Сургуттан кайткан тагын бер якташыбыз Фазыл Әгъләмов котлауларын ирештерде. -Без кайтабыз да китәбез, бүген, барыннан да бигрәк районыбызда яшәүче, аны саклаучы якташларыма рәхмәт җиткерәм, алар алдында башымны иям. Чирмешән районын киләчәктә ерак җирләрдә дә белерләр дип уйлыйм.
Читтән кайткан башка якташлар да байтак күренә: алар Казаннан, Түбән Камадан, башка шәһәр, районнардан.
Чирмешән (элеккеге исеме Беренче Май) районы 1930 елның 19 августында (кайсыдыр документларда сентябрьдә, диелгән) оешкан. Бүген районда 19 меңгә якын кеше яши.
Юбилей, аеруча мондые, ничек җыр-биюсез узсын. Мәйданчык сәхнәсендә үзешчән артистларыбыз, Казаннан килгән сәхнә осталары көн дәвамында, хәер, төнгә кадәр, әллә ничә программа тәкъдим иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре, гомумән, нык тырышканнар.
Районыбызның үткәне белән горурланырлык, тарихыбыз бик бай. 90 ел эчендә күпме биналар корылган, тормыш-көнкүреш яхшырган, бик күп күренекле шәхесләр илгә-көнгә танылганнар. Югалтулар да бар, билгеле. Бүген аларны да искә төшерделәр, хәтер яңарттылар. Кызганыч, коронавирус йогу куркынычы аркасындамы, юбилей тантанасына элек кырларда, фермаларда, башка өлкәләрдә тырышып хезмәт куйган ветераннар гына азрак килгән иде. Аларга саулык, имин тормыш телик.
Һәр бәйрәмнең үзенчәлекле, истә калырлык аерым мизгелләре була. Бүген район оешуга 90 ел тулу хөрмәтенә татар халкының милли ризыгы – бавырсак пешергәннәр. Аны Кармыш, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә, Югары Чегодай, Югары Кәминкә осталары бик күркәм иткәннәр – бавырсакларын тау кадәр ясап бер подноска өйгәннәр, баллаганнар. Авырлыгы утыз кило бардыр.
-Бавырсакны, кем әйтмешли, минем исемнән 76 яшьлек, Югары Кәминкәдә яшәүче әнием Мингаян Галиева пешерде, - ди Түбән Кәминкә килене Зөлфия Мәссарова.
Әлеге искиткеч тәмле, авызда эрүче юбилей күчтәнәчен сәхнәгә алып чыгып та күрсәттеләр, бәйрәмдә катнашучыларга да авыз иттерделәр.
Теләсә кайсы бәйрәм үтә дә китә. Чирмешән районының зур юбилее да артта, тарихка кереп калды. Һәркемнең үз язмышы, әмма безне туган районыбыз бергә берләштерә, кайда гына булсак та, “Без Чирмешәннән”, дип горурланып әйтәбез.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев