Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Раштуа бәйрәме уздырдылар

Раштуа бәйрәме - Гайсә пәйгамбәр туган көнне билгеләп үтү - православие динен тотучылар өчен иң зур вакыйгаларның берсе. Әлеге бәйрәм уңаеннан Чирмешәндә - район мәдәният йортында зур чара - Раштуа чыршысы оештырылды. Бәйрәмдә Ульяновка, Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Күтәмә авыл мәдәният йортлары, район мәдәният йорты үзешчәннәре, балалар сәнгать мәктәбе укучылары...

Раштуа бәйрәме - Гайсә пәйгамбәр туган көнне билгеләп үтү - православие динен тотучылар өчен иң зур вакыйгаларның берсе. Әлеге бәйрәм уңаеннан Чирмешәндә - район мәдәният йортында зур чара - Раштуа чыршысы оештырылды.


Бәйрәмдә Ульяновка, Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Күтәмә авыл мәдәният йортлары, район мәдәният йорты үзешчәннәре, балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар. Ульяновка чиркәве хоры, Чирмешәннән Валентина Кандрова исемендәге хорларның җырлавы аеруча тантаналы яңгырады. Ульяновкадан килгән балалар коллективының Гайсә пәйгамбәр туу вакыйгасын сурәтләүче музыкаль күренеше дә тамашачыларны битараф калдырмады.

Раштуа уңаеннан "Ангел Рождества" дип исемләнгән кул эшләре бәйгесе дә оештырылган. Иң уңышлы дип табылган эшләрдән фойеда күргәзмә ясаганнар, ә җиңүчеләрне чара барышында бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined рождество