Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә әниләрне концертка чакырып тәбрикләделәр

Чирмешәндә Әниләр көненә багышлап зур чара оештырдылар.

Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган әлеге бәйрәм районыбызда ел да олылап уздырыла.

Мәдәният йортында үткән тантанада күп бала тәрбияләгән, юбилейлары җиткән, оста куллы әниләрне сәхнәгә чакырып тәбрикләделәр.

Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды, әниләрне котлап, сәхнәдән татар, рус, чуваш теләрендә җырлар язңгырады.

Сүз уңаеннан, районда күп балалы 230 гаиләдә балигъ булмаган 736 бала тәрбияләнә.

Әлеге сабыйларның 576сы өч балалы гаиләдә үсә. Дүрт балалы – 31, биш балалы – 6, алты балалы 1 гаилә бар.

Районда 43 әни – “Ана даны” – “Материнская слава” медале ияләре. Күтәмә авылыннан тагын бер кеше медальле булырга мөмкин, әлегә аның документлары тикшерүдә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев