Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә мәктәп тәмамлаучыларның чыгарылыш балына "Казан егетләре"дә килде

Быел да, матур традиция буенча, 11 классны тәмамлаучыларны чыгарылыш балына җыйдылар, районның 15 мәктәбен тәмамлаган 112 егет һәм кызны район мәдәният йортына чакырып котладылар, хөрмәтләделәр.

Быелгы чыгарылыш балы сюрпризларга бай булды, егетләрне һәм кызларны олы тормыш юлына чыгулары белән котларга хәтта “Казан егетләре” килде, Чыгарылыш класс укучыларының барысына да укуны тәмамлучы статуэткасы (статуэтка выпускника) бирделәр.

Балның хуҗаларын - чыгарылыш класс укучыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин имтиханнарны уңышлы тапшырулары белән котлады, юлларының сикәлтәсез, озын һәм уңышлы булуын теләде. Ул Айдар Могыйзов (лицей), Андрей Трифонов (кадетлар мәктәп-интернаты), Андрей Чалин, Владислав Чалин (Әккәрәй), Андрей Краснов, Светлана Краснова (Ивашкино), Таңсылу Шарапова (Бәркәтә), Станислав Тузов, Александра Маськина, Анастасия Маковкина (Иске Элмәле), Ксения Муськиналарга (Яңа Элмәле) Россиянең «Укудагы уңышлары өчен» алтын медальләрен тапшырды.

Аннан соң бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшыручыларны сәхнәгә чакырдылар. Быелгы чыгарылыш район тарихына имтиханнарда 100 балл җыючы укучы белән кереп калачак. Ул – Күтәмә мәктәбеннән Айдар Хөсәинов. Химиядән максималь балл җыйган егетне иң беренче итеп сәхнәгә чакырдылар. Аннан соң рус теленнән 90нан күбрәк балл җыючыларны - Ксения Арзамасова (беренче Чирмешән мәктәбе), Юлия Логинкина (Күтәмә), Инзилә Галимова (беренче Чирмешән мәктәбе), лицейдан Ләйсән Гамирова, Айнур Гатин, Рәйханә Мәслахетдинова, Булат Хәлиуллин, Айнур Сәмигулов, Кристина Карпова, Алинә Галимова, Лиана Шарапова ларны бүләкләделәр.

Чирмешән укучылары елдан-ел рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыя. Быел андыйлар 15әү, шуларның 9сы - лицей укучылары.

-Мин химиядән имтиханга уку елы башында гына ныклап әзерләнергә тотындым, - ди Айдар Хөсәинов. - Репетиторларга йөрмәдем, мәктәптә укытучым Александр Чалин белән шөгыльләндем, өйдә үзлегемнән һәм Интернет аша өйрәндем. Яхшылап әзерләнсәң, имтихан авыр түгел икән.

Бу кичә чыгарылыш класс укучыларына бары изге теләкләр генә теләнде, киңәшләр бирелде, бик күп истәлекләр яңарды.

Быел иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда, аны 34 укучы тәмамлады. Ә Иске Кади мәктәбендә чыгарылыш класс укучысы берәү генә - Зәлидә Шәрифуллина имтиханнарны уңышлы тапшырган, башлангыч класслар укытучысы булырга хыяллана.

Бүген фән олимпиадалары җиңүчеләрен, спортта, мәдәниятта танылган укучыларны да сәхнәгә чакырып котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Кайбер укучылар сәхнә түренә берничә тапкыр күтәрелде, бүләкләргә ия булды. Ә иң зур бүләк “Казан егетләре” чыгышы булгандыр. Алар бәйрәм кәефен тагын да күтәрделәр.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәннең чыгарылыш класс укучыларын олы тормышка озаттылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев